Тормыш агышы
Газетабызның алдагы саннарында басылган «Тарихны онытмаска иде» язмасының йомгаклау өлеше. Әлеге истәлекләр укучыларыбызда кызыксыну хисләре уятты. Нариман агага рәхмәтебезне белдерәбез. Әйе, тормыш дәвам итә. Авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәләре сизелерлек үзгәрде. Моңа югарыдагы түрәләрнең алышынуы сәбәпче булды. Хәзер "колхозчы конфеты" дип атала торган конфетны кат-кат кәгазьгә төреп, авылга күчтәнәч итеп алып...
Газетабызның алдагы саннарында басылган «Тарихны онытмаска иде» язмасының йомгаклау өлеше. Әлеге истәлекләр укучыларыбызда кызыксыну хисләре уятты. Нариман агага рәхмәтебезне белдерәбез.
Әйе, тормыш дәвам итә. Авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәләре сизелерлек үзгәрде. Моңа югарыдагы түрәләрнең алышынуы сәбәпче булды.
Хәзер "колхозчы конфеты" дип атала торган конфетны кат-кат кәгазьгә төреп, авылга күчтәнәч итеп алып кайту модасы гамәлдән чыкты. Авыл халкы күтәрелеш чорына күчте. Колхозда эшләүчеләр аз булса да хезмәт хакына эшли башлады. Бу авылларны азмы-күпме яңарышка этәрде.
Сугыш вакытында ук эчереп ауган йортлар ремонт кына түгел, бөтенләе белән яңадан эшләүне сорый иде. Шул вакытта авылларда яңарыш чоры башланды. Дөрес, зур йортлар түгел, кышын ягып җылыта алырлыклар.
Авылларда өйләнешү, гаилә кору башланды. Авыл эче балалар белән тулды, чөнки шәһәрдән дә, балалар бакчалары юк дигән сылтау белән, авылдан киткән ата-аналар балаларын авылга кайтарып куялар. Авылның күңеле киң, барсын да сыйдыра. Билгеле кайберәүләрнең әйткән сүзләрендә хаклык та булгандыр! "Авыл халкының бөтен рәхәтен чебен белән шәһәр малайлары алып бетерә",- дип әйтүчеләр дә булгалый иде. Шулай да алар әби- бабалары янында торып авыл тәрбиясе алып китәләр.
Авыл азмы-күпме кислород сулый башлады. Терлек һәм кош- корт асырап, бәрәңге утыртып, хәтта шәһәргә дә ярдәм кулы суза башлады. Көз көне бәрәңге, ит, май һәм йомырка белән тәэмин итү гадәти хәлгә әйләнде. "Авыл халкының үз хәзинәсе, сатып аласы юк",- дип әйтүчеләр дә табылды. Билгеле, авыл халкына бу хезмәт ярдәмендә генә бирелә.
Ул вакытта шәһәрдә бик кыен вакыт, чөнки анда карточкы системасы иде. Айга 2 кг ит һәм төрле-төрле продукциялар талонга бирелә. Кибетче шул талонны кисеп товар бирә. Бервакыт кибетче бер абзыйның йомырка талонын кисеп, ялгыш тоз бирде. "Йомыркамны ник кистең?" - дип кычкырганы миңа кызык та, кызганыч та булып китте.
Әйе, тормыш итүләре шәһәрдә дә авыр иде. Безнең шикелле егет-кызларга шәһәр җиренә барып эләксәләр, иң беренче булып квартира мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булды. Пропискага керүе кыен. Яшьләр такта баракларда яшиләр. Бу баракларда бик озын коридор буенча ишекләр, һәр ишек буенда тумбочка, аның өстендә киросинка, бу кухня дип атала. Бәдрәф урамда, ул ап- акка буялган. Ерактан ук үзен күрсәтеп тора. Авылдан килүчеләргә дә хезмәт күрсәтә, кире бормый. Менә шундый бүлмәләрнең берсендә кунып чыгарга туры килде. Бүлмә кысан булу сәбәпле, урын идәнгә җәелде һәм азрак өстәл астына да керергә туры килде. Шушы көннән соң, миндә шәһәр тормышына кызыгу сүнде.
Авыл иркен, авыл киң!
Тормыш дәвам итә. Әти-әниләрне дә төп йортка озатып куйганга күп вакыт узды. Балалар да үсеп җитеп, төрлесе төрле якларга очып, үзләренә оя кордылар. Хәзер инде үзләре ояларыннан балалар очыралар. Әмма алар кайда гына булсалар да, үзебезнең нигезгә кайтып-китеп йөриләр, чөнки алар азмы-күпме шушы нигез аша үткәннәр.
Әйе, кешегә гомер сынау өчен, Раббыбыз тарафыннан санап кына бирелгән. Без дә гомернең баешына кереп барабыз. Таудан икәү генә җитәкләшеп төшкән булсак та, кияү- киленнәр белән санаганда егермегә җиткәнбез.
Рәхмәт сиңа, изге хәзрәт нигезе!
Хәзер дә әле син безне бер йомгакта җыеп тотып торасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев