Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торакка чират ачыкмы?

Узган дүшәмбедә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә: «Кама Тамагы МРда программаның барлык программалары буенча торакка исәпкә кую һәм бирү барышында коррупцион хокук тәртибен бозуларны кисәтү эшен оештыру турында», «Коррупциягә каршы тору буенча ТР Президенты каршындагы Совет карарлары турында»гы мәсьәләләр...

Узган дүшәмбедә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә: «Кама Тамагы МРда программаның барлык программалары буенча торакка исәпкә кую һәм бирү барышында коррупцион хокук тәртибен бозуларны кисәтү эшен оештыру турында», «Коррупциягә каршы тору буенча ТР Президенты каршындагы Совет карарлары турында»гы мәсьәләләр тикшерелде.
Беренче мәсьәлә буенча архитектура бүлеге белгече Фәния мөхәммәдуллина чыгыш ясады. «Районда торак шартларын яхшырту мәсьәләсе буенча төрле программаларда 223 гариза бирүче тора. АПК программасы буенча - 82, Бөек Ватан сугышы ветераны - 1, ятимнәр - 66, күп балалы гаиләләр - 17, Ерак Себер районнарыннан кайтучылар - 5, 1 кеше чернобыльче, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар - 37, инвалид яки инвалид балалары булган 14 гаилә. АПК программасы буенча төзелешне тәмамлау өчен субсидия алуга гариза биргән 82 гаиләдән 2012 елда җидесе дәүләт яклавы алды. Әлеге программада катнашучыларга субсидия биргәндә өстенлек югары белеме булган авыл хуҗалыгы бүлекчәсе хезмәткәрләренә (85% - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, 15% - бюджетниклар өчен) һәм башланган төзелешнең әзерлек дәрәҗәсе югары булганда бирелә.
«Ветераннар турында» Федераль закон гамәлдә булганда районда торак шартларын яхшырту максатында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннарыннан 344 кеше исәпкә куелды. 343 гариза бирүче 324460800 сум субсидия алды. Кече Кариледән гариза биргән кешегә якын арада субсидия биреләчәк. Күп балалы бер гаиләгә йорт төзелеше тәмамланып килә».
Беренче мәсьәлә буенча МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов чиратта торучылар исемлеген район сайтына куярга кирәклекне билгеләп үтте. Полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую документлары пакетын әзерләү алгоритмын эшләргә тәкъдим итте. Биредә үк мөрәҗәгать иткән саен программада катнашучыларга аларның әлеге чираттагы статусларын язмача раслауны бирү дә тәкъдим ителде.
Икенче мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Зөфәр Гарифуллин чыгыш ясады. Ул республика әһәмиятендәге кайбер документларны атап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев