Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төгәлсезлекләрне бетерергә

Җәй айларында район судында "җир эшләре" буенча мәсьәләләр аеруча еш каралды, ягъни җир участокларына хуҗа булу һәм аннан файдалану фактларын тану турындагы мәсьәләләр. -Авылларда ата-анасы үлгәннән соң милекне рәсмиләштерү турындагы проблемалар еш килеп чыга,-ди судья ярдәмчесе Илмира Тәхәветдинова. -Варислар күпчелек очракта нотариуска мөрәҗәгать итүнең алты айлык вакытын үткәреп җибәрәләр, шул...

Җәй айларында район судында "җир эшләре" буенча мәсьәләләр аеруча еш каралды, ягъни җир участокларына хуҗа булу һәм аннан файдалану фактларын тану турындагы мәсьәләләр.
-Авылларда ата-анасы үлгәннән соң милекне рәсмиләштерү турындагы проблемалар еш килеп чыга,-ди судья ярдәмчесе Илмира Тәхәветдинова. -Варислар күпчелек очракта нотариуска мөрәҗәгать итүнең алты айлык вакытын үткәреп җибәрәләр, шул уңайдан вакытны торгызу өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Моннан тыш, рәсмиләштерелгән документларда, аеруча җир пайларында милекченең исеме, фамилиясе, атасының исемен язганда күп кенә төгәлсезлекләр китә. Ә милекчеләр милеккә хокукларын раслау өчен судка икенче кат киләләр. Шуңа күрә, милекне рәсмиләштергәнче иң элек милек хуҗалары һәм варисларга документларны игътибар белән карап чыгарга, әгәр алар паспорт мәгълүматлары белән чагышмаса, ЗАГС яки район архивында раслатырга, ә аннан соң судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Милек рәсмиләштерү өчен ялгышларны төзәтеп һәм мөрәҗәгать итү вакытын кабат торгызганнан соң, нотариаль гамәлләрдән соң теркәү палатасында милек хокукын теркәтергә онытмагыз.
Законнар алышынып тора, шуңа күрә гражданнарга яңа мөмкинлекләр ачыла,-дип дәвам итте Илмира Ирек кызы. - Мәсәлән, 20 ел элек баланың туу турындагы таныклыгында атасының исемен аның ризалыгыннан тыш күрсәтергә ярамый иде. Хәзер моны баланың анасы да, балигъ булганнан соң бала үзе дә эшли ала.
Район судында каралган бер эшкә тукталыйк. Бала атасы үлгәннән соң туа, ә әтисе белән әнисенең мөнәсәбәтләре законлаштырылмаган була. Шуңа күрә баланың туу турындагы таныклыгында "атасы" графасы буш кала. Унсигез яше тулгач бала судка мөрәҗәгать итте. Ул туу турындагы таныклыгына үзгәрешләр кертүне үтенеп гариза язды. Хәзер аның документында атасы күрсәтелгән.
Атасы исән булса да моны эшләп була. Әгәр ир-ат риза түгел икән, ул ДНК экспертизасы үткәреп судка мөрәҗәгать итә ала.
***
Районда яшәүчеләр бәйрәм һәм ял көннәре алдыннан эш көне дәвамлылыгы турында аңлатуны үтенеп прокуратурага мөрәҗәгать итте. Сорауга район прокуроры Ф.Шәйхаттаров җавап бирә.
Россия Федерациясе хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә эш көне булмаган бәйрәм көне алдыннан эш көне яки смена бер сәгатькә кыскартыла. Эш көне (смена) дәвамлылыгын кыскарту мөмкинлеге булмаган өзеклекләрсез эшләүче оешма һәм эшләрнең аерым төрләрендә бәйрәм алды көнендә эшләү эшчегә өстәмә ял вакыты яки эшченең ризалыгы белән эш сәгатеннән тыш эшләгән өчен билгеләнгән нормалар буенча түләп компенсацияләнә. Ял көннәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булганда эш көне озынлыгы биш сәгатьтән артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев