Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнлә аракы саталармы? "Халык контроле"нә хәбәр ит!

Казанлылар алкоголь һәм спиртлы продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге кануннарны бозу очраклары турында "Халык контроле" мәгълүмати системасына хәбәр итә ала. Белүебезчә, сыра йә булмаса башка алкоголь составлы эчемлекләрне 22:00 сәгатьтән соң сату тыела. Төнлә исерткеч эчемлек белән сәүдә итү, шулай ук рөхсәтсез оешкан сәүдә объектларында алкогольле эчемлекләр сату, әлеге продукцияләрне лицензиясез йә...

Казанлылар алкоголь һәм спиртлы продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге кануннарны бозу очраклары турында "Халык контроле" мәгълүмати системасына хәбәр итә ала.

Белүебезчә, сыра йә булмаса башка алкоголь составлы эчемлекләрне 22:00 сәгатьтән соң сату тыела. Төнлә исерткеч эчемлек белән сәүдә итү, шулай ук рөхсәтсез оешкан сәүдә объектларында алкогольле эчемлекләр сату, әлеге продукцияләрне лицензиясез йә булмаса балигъ булмаган балаларга сату очракларын белгән очракларда, шәһәрлеләр uslugi.tatarstan.ru порталындагы "Халык контроле" системасында гариза калдыра ала, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе рәсми мәгълүмат чыганагы.

Мөрәҗәгать кабул ителгәннән соң, алар профильле идарә тармакларына юлланачак. Система идарә тармагы хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итә, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге тәртип бозуларны табарга һәм вакытында туктатырга булыша.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев