Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түләүләр индексацияләнә

2015 елның 1 гыйнварыннан айлык акча түләүләрен һәм аерым категория гражданнарга башка төр түләүләргә Татарстан Республикасында индексация коэффиценты 1,05 күләмендә билгеләнде. Түләүләр тыл хезмәтчәннәренә, репрессияләнгән һәм реабилитацияләнгән гражданнарга, хезмәт ветераннарына, республиканың дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән кешеләргә, ятим балаларга, шулау ук пенсионерларга билгеләнгән. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хезмәт...

2015 елның 1 гыйнварыннан айлык акча түләүләрен һәм аерым категория гражданнарга башка төр түләүләргә Татарстан Республикасында индексация коэффиценты 1,05 күләмендә билгеләнде.

Түләүләр тыл хезмәтчәннәренә, репрессияләнгән һәм реабилитацияләнгән гражданнарга, хезмәт ветераннарына, республиканың дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән кешеләргә, ятим балаларга, шулау ук пенсионерларга билгеләнгән. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хезмәт ветераннарына айлык түләү 399 сум, реабилитацияләнгән гражданнарга-595 сум тәшкил итә. 16 яшькә кадәр балаларга айлык түләү- 262 сум, ялгыз аналарга- 696 сум, пенсионерлар өчен ЕДВ- 399 сум. Яшәү минимумы күләме соңгы тапкыр 2014 елның 12 ноябрендә индексацияләнгән иде. Эшкә сәләтле халык өчен ул- 7443 сум, пенсионерлар өчен- 5714 сум, балалар өчен- 6775 сум. 1 гыйнвардан хезмәткә түләүнең минималm кълщме 5554 сумнан 5965 сумга артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев