Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәлгать Таҗетдин: Минтимер Шәймиев кылган гамәлләре белән барыбыз өчен дә аксакал

Мөфти Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесенең дәүләт эшендә дә, туган телне, милләтне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау юнәлешендә дә зур хезмәтләр башкаруын билгеләп узды.

«Минтимер Шәймиев кылган гамәлләре белән барыбыз өчен дә аксакал», — дип белдерде Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Ул Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесенең дәүләт эшендә дә, туган телне, милләтне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау юнәлешендә дә зур хезмәтләр башкаруын билгеләп узды.

«Бигрәк тә шәһри Болгар тарихыбызга бүгенге көндә игътибар бирмәгән кеше юк. Аллаһ насыйп итсә, Владимир Путин карары буенча, ислам динен дәүләт дине итеп кабул итүнең 1100 еллыгы үткәреләчәк. Минтимер Шәймиев Болгарда, һичшиксез, зур эшләр башкарып чыкты. Бөтен тормышы, кылган хезмәтләре, туган илен сөюе белән барыбызның да атабыз дәрәҗәсендә ул, аксакалыбыз», — дип белдерде мөфти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев