Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәүлек әйләнәсе постта

2009 елда Тәмтедә аерым ППС посты оештырыла. Моның өчен элек участок сырхауханәсе комплексы карамаганда булган бинаны җайлаштыралар. Түбәсен күтәртәләр, персонал өчен янкорма ясыйлар һәм ике берәмлек техникага исәпләнгән янгынга каршы тору хезмәте бинасы пәйда була. Хәзер биредә җылы гаражда ЗИЛ-131 базасында ике янгын сүндерү машинасы файдалануга әзер тора. Әлеге эшкә...

2009 елда Тәмтедә аерым ППС посты оештырыла. Моның өчен элек участок сырхауханәсе комплексы карамаганда булган бинаны җайлаштыралар. Түбәсен күтәртәләр, персонал өчен янкорма ясыйлар һәм ике берәмлек техникага исәпләнгән янгынга каршы тору хезмәте бинасы пәйда була.

Хәзер биредә җылы гаражда ЗИЛ-131 базасында ике янгын сүндерү машинасы файдалануга әзер тора. Әлеге эшкә Владимир Арсенов җитәкчелек итә. -Безнең ППС аерым постында барлыгы 11 кеше эшли. Икешәр кеше исәбеннән 4 каравыл оештырылган, алар тәүлек әйләнәсе кизү тора. 2014 елда безнең отряд биш тапкыр янгын сүндерүгә барды, коры үләнгән һәм урман утыртмаларына ут кабуны исәпләмичә. Ике янгын безнең район территориясендә, өчесе Югары Ослан районында иде. Безнең сектор вәкаләтләренә 26 торак пункт керә - район территориясенең өчтән бере һәм Югары Ослан районының бер өлеше. Күршеләрнең кайбер торак пунктларына аларга караганда иртәрәк тә барып җитәбез. Кеше корбаннары булган янгыннарны да сүндерергә туры килде. Әмма болар нигездә имин булмаган гаиләләр, бу хәлләрдәалар үзләре гаепле. Безнең зонада 13 аерым пост бар, алар апас отрядына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев