Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән син Россиягә хезмәт итәчәксең

Һәр ир-егетлнең тормышында Россия армиясендә хезмәт итеп, намус белән туган якларга әйләнеп кайта торган чор булырга тиеш.28 октябрьдә район мәдәният йорты залына агымдагы елның көзендә армия сафларына алынырга тиешле егетләр, шулай ук кадетлар һәм Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныфлары җыелган иде. Чара башында егетләрне хәрби комиссар Дамир Сергеев котлады....

Һәр ир-егетлнең тормышында Россия армиясендә хезмәт итеп, намус белән туган якларга әйләнеп кайта торган чор булырга тиеш.28 октябрьдә район мәдәният йорты залына агымдагы елның көзендә армия сафларына алынырга тиешле егетләр, шулай ук кадетлар һәм Кама Тамагы урта мәктәбенең өлкән сыйныфлары җыелган иде.

Чара башында егетләрне хәрби комиссар Дамир Сергеев котлады. Ул егетләребезгә озак еллар дәвамында районыбыз белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган шефлыкка алынган частьләрдә хезмәт итәргә туры киләчәген хәбәр итте. Шулай ук Дамир Владимирович призывникларыбызның Украинага да, Кырымга да җибәрелмәүләренә ышандырды. «Егетләрне алда Ватаныбызга бер ел хезмәт итү көтә, алар бу вакыт эчендә хәрби эшне, намуслылык һәм батырлык фәнен үзләштерегә тиеш.Һәм аларны яратулары һәм туган якларында көтеп торулары турында уй җылытырга тиеш», - диде Дамир Владимрович. Район башлыгы урынбасары газинур габидуллин егетләргә изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерде. Ул быелгы көзге призывта план буенча 25 кешенең Кораллы көчләр сафына алыначагы турында әйтте. «Армия хезмәтенә алынучы егетләр саны елдан-ел кими бара. Элек районыбызның бер авылыннан гына да 25әр кеше алына иде. Хезмәт итәргә кирәк, бу 18 яше тулган һәр егетнең бурычы. Сезнең элгәреләр кебек үк лаеклы хезмәт итәргә кирәк»,- диде Газинур Әүхәт улы. «Форпост» муниципаль учреждение директоры Александр Кочетков та булачак солдатларга матур теләкләрен җиткерде. Бу көнне призывниклар өчен армия хезмәтенә, Ватанга мәхәббәт, солдат намусына багышланган җырлар яңгырады. Аларны район һәм Красновидово мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкарды. Аннары РДК хезмәткәрләре булачак солдатлар өчен әзерләгән интеллектуаль разминка булды. Чара тантаналы шартларда үткәрелде. Егетләр кайда гына хезмәт итмәсен, ул җиңел булмаячак. Чын егетләр Кораллы көчләр сафына җиңел тормыш эзләп түгел, ә кулларына корал алып, үзен, гаиләсен, илен саклар өчен Ватан алдындагы бурычын үтәргә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев