Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырышлыкны берләштереп

Узган җомгада шәхси эшмәкәр Сергей Фәйзуллинның "Прекрасновидово" ял итү базасында районда туристлык бизнесы белән шөгыльләнүче яки шөгыльләнергә планлаштырган эшмәкәрләр кабат очрашты.

җитәкчесе И. Рамазанов, МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Е. Берлякова, МР башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе В. Гарифуллина, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ф. Хәйруллин һәм эшмәкәрләр С. Фәйзуллин, Д. Халиков, Г. Болоненков, Н. Сиразаев, Ә. Биккенин, С. Печников керде.

Бүгенге көндә кызыксынган затлар алдында беренче мәсьәлә - районда туризмны үстерүче программа төзү. Ул барлык булган ял базаларын, яңалары төзелешен планлаштыру, туристлык маршрутлары эшләү, аларның юлында кемпинглар, спорт инвентарын прокатка бирү базалары (чаңгы, велосипед, су велосипеды, снегоход һ.б), җәмәгать туклану пунктлары (кафе, кечкенә ресторан, бистро), ял итү һәм күңел ачу нокталары (боулинг, биллиард, караокэ-бар, сауна һ.б.) булуны үз эченә ала. Маршрутка тарихи экологик рельефның истәлекле урыннары кертелә. Ул шулай төзелергә тиеш, районга килгән һәр турист үзе теләгән юнәлешне сайлый алырлык булсын. Районда заказниклар, 18-19 гасырның архитектура һәйкәлләре бар. Бездә табигатьнең матур урыннары да күп. Болардан җимермичә һәм пычратмыйча, үстереп һәм яхшыртып файда алу - алга куелган иң беренче бурыч әнә шул.

Эшмәкәрләр дә шул турыда сүз алып барды. Халыкның, шул исәптән читтән килүчеләрнең яр буе зонасын пычраткан өчен җәзасыз калулары аларны аеруча борчый. Тыюлык зоналарда җирдән законлы файдалану мәсьәләсен дә карыйсы бар. Туризм өчен шундый участокларда инфраструктураны үстерү - уйлап эш итмәү. Читтән килүчеләрнең иң беренче булып биргән соравы: "Күңел ачу өчен нәрсәләр бар?" Кешеләргә ашап, төн куну гына аз. Алар нәрсәдер күрәсе, кызыклы ял итәсе килә.

Бүгенге көндә эшмәкәрләр законлы ау һәм балык тоту, спорт белән ял итү һәм агротуризм оештырырга әзер. Районда дүрт ял базасы һәм ике кунакханә бар. Фермерлар ял базалары һәм җәмәгать туклану пунктлары өчен экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәчәк. Программада катнашучы барлык субъектларның эшчәнлеген координацияләргә генә кирәк.

Язын инвестицион үсеш агентлыгында эшмәкәрләрне грант яклауның яңа этабы старт ала, шул исәптән бу туристлык бизнесы белән шөгыльләнүчеләр өчен дә каралган. Туристлык бизнесын үстерү өчен төрле юнәлештә һәм төрле ведомстволарда бик күп программалар гамәлдә.

Әлбәттә, бу очрашу район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр алдында торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итми. Әмма бер-береңә юл кую, проблемаларны хәл итү, максатка бер адым. Киләсе очрашу 23 мартка билгеләнгән һәм ул район китапханәсендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев