Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тирәбездә яхшы кешеләр

"Поселокның яхшы кешеләре"дип аталган мәнфәгатьләр клубы үзәк китапханә каршында эшләп килә һәм ул үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торган кешеләргә карата кызыксыну тудыра. Мәктәпкәчә яшьтәге барлык учреждениеләрдә билгеләп үтелүче Тәрбиячеләр көне алдыннан үзәк китапханәдә поселокта яшәүчеләр өчен яхшы таныш булган тәрбияче белән чираттагы очрашу үткәрелде. Кама Тамагы урта мәктәбе...

"Поселокның яхшы кешеләре"дип аталган мәнфәгатьләр клубы үзәк китапханә каршында эшләп килә һәм ул үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торган кешеләргә карата кызыксыну тудыра.

Мәктәпкәчә яшьтәге барлык учреждениеләрдә билгеләп үтелүче Тәрбиячеләр көне алдыннан үзәк китапханәдә поселокта яшәүчеләр өчен яхшы таныш булган тәрбияче белән чираттагы очрашу үткәрелде. Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчесе Рушания Хәйруллина белән берлектә әлеге клуб утырышында актив катнашып изге традицияне дәвам иттеләр. Бу юлы гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче Галия Гомәр кызы Афонина белән очраштылар. Ул Чистай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң өч ел Казан шәһәрендә эшләгән. Галия Гомәр кызы 1983 елдан "Кояшкай" балалар бакчасында эшли башлый. Аның куллары һәм йөрәге аша никадәр бала үткән. Ул аларның һәркайсына күңел җылысын һәм мәхәббәтен биргән. Ул балаларны ашарга, рәсем ясарга, биергә, җырларга, үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтә. Намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр мактау грамоталары, диплом, медальләр белән бүләкләнгән. Аның өчен иң зур бүләк- хезмәттәшләренең, балаларның һәм ата-аналарның хөрмәте- иң зур бүләк. Балалар да үзләренә игътибар биргән һәм кайгырткан кешеләрне ярата бит. Шуңа күрә алар бакчага бик теләп йөри. Галия Гомәр кызы адресына хезмәттәше Мөршидә Мотыйкова бик күп матур сүзләр әйтте. Ул гаиләсендә яраткан хатын, кайгыртучан ана, сөекле дәү әни. Ире Александр Николаевич белән ике бала үстергәннәр. Хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар. Балалар белән аралашу аларга зур шатлык бирә. Ул әле тагын гадәти булмаган тәмле ризыклар пешереп гаиләсен, дусларын сыйларга да ярата икән. Галия Афонина концертларга йөрергә ярата, китаплар һәм газета-журналлар яратып укый, сценарийлар төзи, төрле уеннар уйлап таба, шигырьләр яза. Ахырдан Галия Гомәр кызы балаларга ничек намуслы яшәргә, бернигә дә карамастан кеше булып калыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәшләрен бирде. Китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Бу очрашу күпләрнең күңелендә яхшы тәэсир калдыргандыр дип уйлыйм, чөнки безнең белән янәшәдә яшәүче уңган, мәрхәмәтле, игелекле кешеләр турында белүе һәрчак кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X