Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тинчурин фестиваленнән соң уйлану

К. Тинчурин исемендәге VI классик драматургия фестивале вакытында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында конкурс игълан ителгән иде. Ул К.Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылды. Конкурсның төп максаты-яшь буынны татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, балаларда К. Тинчурин иҗатын...

К. Тинчурин исемендәге VI классик драматургия фестивале вакытында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында конкурс игълан ителгән иде. Ул К.Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылды.
Конкурсның төп максаты-яшь буынны татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, балаларда К. Тинчурин иҗатын тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, эстетик тәрбия бирүне көчәйтү, яшь буынны милли мәдәнияткә якынайту.
Конкурс өч этапта оештырылды. Беренче этап мәктәпләрдә (21 сентябрь дән 20 октябрьгә кадәр), икенчесе-муниципаль дәрәҗәдә (20 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр) уздырылды, ә өченчесе республика этабы.
Муниципаль этапта районның 8 мәктәбеннән төрле номинацияләрдә укучылар катнашты. "Дуэт", "Монолог" номинациясендә I урын алып, без республикада узачак сайлап алу турына үттек.
8 декабрьдә Тинчурин театрында "Ул кабызган утлар балкышы" конкурс-фестивальнең йомгаклау өлешендә катнаштык. Республикабызның төрле төбәкләреннән балалар конкурсның гала-концертына җыелганнар иде.
"Дуэт" номинациясендә чыгыш ясаучы укучыларыбыз Фәнис Бәдретдинов белән Айзирә Хәбибрахманова, Зөлфия Вәлиева, Зөфәр Харисов, Исламия Мәхмүтова кебек танылган халык артистлары каршында, Тинчурин сәхнәсендә имтихан тоттылар. К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасыннан Сәрвәр белән Надир мәхдүм дуэтын башкардылар. Чыгышлары уңышлы булды. "Монолог" номинациясендә чыгыш ясаучы Гөлүсә Зыятдинова барлык тамашачыларны, жюри әгъзаларын таң калдырды. Ул К. Тинчуринның "Беренче чәчәкләр" әсәреннән Сатирә монологын сөйләп, финалга үтте.
"Өмет" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Истәлекле бүләк һәм "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.
Конкурста барлыгы 400 укучы катнашкан. Шул 400 укучы арасыннан укучыларыбызның республика турына үтүе аларның тагын бер тапкыр талантлы, һәрьяктан камил шәхес булып җитлегүләрен дәлилли. Фестиваль безне нык уйланырга мәҗбүр итте. Безнең әле милләтебез, әдәбиятыбыз, милли сәнгатебез өчен янып яшәүче талантлы яшьләребез күп икән. Алар булганда телебез, милләтебез мәңге яшәр.
Республика күләменә чыгу мөмкинлеге тудырганнары өчен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәровка, методистыбыз Зилә Гыймадиевага, мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Гайнуллинага рәхмәтебез чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев