Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТИҮ – эшнең яңа алымы

Район үзәгендә һәм район торак пунктларында бүгенге көнгә территория иҗтимагый үзидарәнең (ТИҮ) сайлап куелган 20 рәисе бар. Аларның бурычы - җирле хакимият һәм урыннарда халыкның үзара эшләве. Бүгенге көнгә устав эшләнгән, эш планы расланган. Узган пәнҗешәмбедә ТР муниципаль берәмлекләр Советы белгечләре безнең районда теркәлгән ТИҮ рәисләре өчен очрашу оештырды. Очрашуның...

Район үзәгендә һәм район торак пунктларында бүгенге көнгә территория иҗтимагый үзидарәнең (ТИҮ) сайлап куелган 20 рәисе бар. Аларның бурычы - җирле хакимият һәм урыннарда халыкның үзара эшләве. Бүгенге көнгә устав эшләнгән, эш планы расланган.

Узган пәнҗешәмбедә ТР муниципаль берәмлекләр Советы белгечләре безнең районда теркәлгән ТИҮ рәисләре өчен очрашу оештырды. Очрашуның максаты - аларны эшчәнлек белән тҗаныштыру, эшдә барлыкка килгән авырлыкларга анализ һәм гражданнарның әлеге оешмага мөнәсәбәте. ТИҮның һәр җитәкчесе үз территориясендә башкарылган эш турында сөйләде. Чыгышларда күренгәнчә, эш бара, кайбер проблемалар инде хәл ителгән, авылларда яшәүчеләр арасында җанлану сизелә дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Әлбәттә, халык арасында актив катнашучылары да бар, читтән ярдәм көткп утыручылары да җитәрлек. Җитәкчеләр әйтүенчә, халыктан үзсалым акчасы җыйганда һәм ТР ДӘүләт Советы депутатлары сайлаганда бу сизелгән. ТИҮ чагыштырмача яңа эш алымы. Алар эшчәнлеге башлануга бәйле сораулар һәм бәхәсләр шактый. Киләчәктә районда ТИҮлар саны 27гә кадәр җитәр дип көтелә. Аннары эш кече тар даирәдә дәвам итте, Анда 2015 елга эш планы (һәркемнең үз планы) тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев