Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Террорлыкка каршы көрәштә бердәмлек көне

Россиядә 3 сентябрьдә аерым дата - террорлыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге фаҗигале дата 2004 елның 1-3 сентябрьдә Бесланда булган вакыйгалар белән тыгыз бәйле. Ун ел элек хәзерге Россия тарихында илебезне генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тетрәндергән иң куркыныч фаҗигаләрнең берсе булды. Узган җомгада Столяров исемендәге мәдәният йортында...

Россиядә 3 сентябрьдә аерым дата - террорлыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге фаҗигале дата 2004 елның 1-3 сентябрьдә Бесланда булган вакыйгалар белән тыгыз бәйле.

Ун ел элек хәзерге Россия тарихында илебезне генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тетрәндергән иң куркыныч фаҗигаләрнең берсе булды. Узган җомгада Столяров исемендәге мәдәният йортында Затон поселок китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән "Беслан кайгысы кайтавазы" чарасы шуңа багышланган иде. Илебездә шундый истәлек датасы булдыру Россия территориясендә террорлык актларының очраклы корбаннарын булган гаепсез кешеләр истәлеген мәңгеләштерүгә мөһим адым булды. Бу көн дәүләт һәм җәмәгатьчелекнең уртак дошманга каршы көрәштә берләшү символы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев