Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырышлык аша булдырылган нәтиҗә

Дәүләт, муниципаль һәм башка структураларның ышанычлы һәм җаваплы ярдәмчесе буларак, күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә җәмәгать оешмалары ышанычлы роль уйный. Узган сишәмбедә "Кама Тамагы муниципаль районы спорт җәмәгатьчелеге" район иҗтимагый оешмасы учредительләр конференциясе үткәрелде. Конференциягә мәгариф учреждениеләре физкультура укытучылары, спорт мәктәбе тренерлары һәм спорт, физик культура белән шөгыльләнүче, сәламәт...

Дәүләт, муниципаль һәм башка структураларның ышанычлы һәм җаваплы ярдәмчесе буларак, күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне хәл иткәндә җәмәгать оешмалары ышанычлы роль уйный.
Узган сишәмбедә "Кама Тамагы муниципаль районы спорт җәмәгатьчелеге" район иҗтимагый оешмасы учредительләр конференциясе үткәрелде.
Конференциягә мәгариф учреждениеләре физкультура укытучылары, спорт мәктәбе тренерлары һәм спорт, физик культура белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалауга ваемсыз булмаган кешеләр җыелган иде.
Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин шушы иҗтимагый оешманы төзү инициаторы булып тора. Конференциядә ул рәислек итте.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде: "Кама Тамагы муниципаль район спорт җәмәгатьчелеге" район иҗтимагый оешмасын төзү турында" һәм "Кама Тамагы муниципаль район спорт җәмәгатьчелеге" район иҗтимагый оешмасы рәисен сайлау турында".
Альберт Петрович яңа структураның максатлары һәм бурычларын, кызыксынган оешмалар, шәһәр һәм авыл җирлекләре, уку йортлары белән үзара эшләү вариантларын билгеләде. Моннан тыш, ул кайбер республика ярышларында безнең спортчыларның чыгышларына тукталды, кайбер позицияләрдә без алдагы еллар белән чагыштырганда түбәнгәрәк төшкәнне билгеләде. Моның төп сәбәпләре - командалар оештырганда үзара килешү булмау, спортчылар белән начар шөгыльләнүче, тренерларның эшләп җиткермәве һәм башка факторлар.
Конференциядә катнашучылар иҗтимагый оешма төзү өчен тавыш бирде һәм аның рәисе итеп "Волжские зори" газетасы баш мөхәррире Виталий Юманов сайланды. Ул районда физик культура һәм спорт үсешен ничек күзаллавы турында сөйләде. Конференциядә сүз 2013 ел ахырына һәм 2014 елга уртак эшне планлаштыру, гамәлдәге спорт секцияләре эшен яхшырту һәм яңа спорт төрләре кертү, бу өлкәдәге объектлар эшчәнлеге турында барды.
"Елның иң яхшы спортчысы", "Елның иң яхшы тренеры" исемнәре биреп ел йомгаклары буенча иң яхшыларны бүләкләү, спорт буенча иң яхшы җәмәгать эше алып баручыны ачыклау, шулай ук спортта югары уңышларга ирешкән спортчылар һәм тренерларга премия бирү мәсьәләләре тикшерелде.
Конференциядә Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Сорокин үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Ул район укучылар спартакиадасы үткәрү, җыелма командалар формалаштыру методлары, спорт төрләре буенча федерацияләр төзү турында сөйләде. Спорт мәктәбе тренеры Радик Хәбибуллов спорт төрләре буенча район чемпионатлары үткәрүне яңартырга тәкъдим итте. Җәмәгатьчелек башлангычында муниципаль район башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин оешма Уставына иң мөһиме - районда яшәүчеләр сәламәтлеге дип язарга киңәш итте, киләчәктә эшне оештыру буенча конструктив тәкъдимнәр кертте. Ул себерке турындагы мәсәлне искә төшерде, аның чыбыкларын аерым-аерым сындырырга җиңел, ә себеркегә берләштергәч сындырып булмый. Бу әйтемне яңа төзелгән оешмага күчереп, сүзен бердәмлект -- көч дип тәмамлады.
Киләсе конференциягә кадәр тәкъдимнәр гомумиләштереләчәк, анда агымдагы мәсьәләләрне тикшерү планлаштырыла, шул исәптән Устав варианты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев