Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тенештә “Безнең ишегалды” программасы буенча әзерлек эшләре тәмамланды

Районда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында эш дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда җиде ишегалды территориясе – Куйбышев Затонында – өч, Кама Тамагында – өч һәм Тенештә бер ишегалды комплекслы рәвештә төзекләндереләчәк.

Апрель уртасында проектчылар, планга соңгы төзәтмәләр кертү өчен, поселокларда яшәүчеләр белән йомгаклау очрашулары үткәрде.

25 апрельдә эш Тенештә старт алды.

- Соңгы ике атна эченда ишегалдыбыз шактый үзгәрде, - диде Пионер урамы, 5 нче йортта яшәүче Надежда Цыганова. – Эшчеләр сукмаклар һәм тротуарлар ясадылар, поребриклар урнаштырдылар, вак таш алып кайтып җәйделәр. Проект буенча биредә тротуар, чәчәк түтәле, кер киптерү өчен мәйданчык һәм машиналар кую урыны булачак. Эшне намус белән, тиз һәм сыйфатлы итеп башкардылар. Күрше ишегалдында спорт һәм балалар мәйданчыклары бар, шуңа күрә без аларны кирәксенмибез. Үзәк юлга чыга торган юлның бер өлешенә асфальт җәяргә вәгъдә иткәннәр иде. Анда һәм ишегалдына асфальтны Куйбышев Затонындагы һәм Кама Тамагындагы ишегалларында әзерлек эшләре тәмамлангач җәячәкләр. Аннары без йортыбызда яшәүчеләр белән бергә түтәлләргә чәчәкләр утыртачакбыз.      

10 майда төзүчеләр Калинин урамы, 9 нчы номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында юл эшләренә керештеләр. Җирле халык эшләрнең мондый һава торышында башкарылуына аптырашта калган. Алар ишегалды элеккегегә караганда начаррак булмасын дип борчыла. Әмма проектчылар эшләрнең сроклар һәм технология нормалары буенча баруы турында әйтте. Моннан тыш, соңгы очрашуда бу йортта яшәүчеләрне вакытлыча уңайсызлыклар булачагы турында кисәткәннәр.

-Грунтның составы катлаулы, шуңа күрә зур катламны казып алырга туры килә, - диде “Вираж плюс” ҖЧҖ прорабы Андрей Андряшов. – Тротуарны сыйфатлы итеп җәяр өчен җирне каты грунтка кадәр казырга кирәк. Эшләр тәмамлангач, грунтның өске катламын үз урынына түшәячәкбез һәм җирне тигезләячәкбез.

Кама Тамагының Карл Маркс урамы, 5 йорт ишегалдында эшләргә әзерлек бара. Проектчылар белән очрашу вакытында йортта яшәүчеләр иске сарайларны сүтәргә ризалашкан иде. Алар урынында машиналар кую урыны төзеячәкләр, кер киптерү мәйданчыгы һәм эскәмияләр булачак. Яңа сарайлар йортка якынрак урында төзеләчәк.

-Бәйрәм көннәрендә без иске сарайлардагы чүп-чарны поселок советы биргән бункерга төядек, - диде бу йортта яшәүче Роза Борһанова. – Әлегә барлык хуҗалык коралларын өйгә алып кердек. Һәркайсыбызның яшелчә үстерү өчен кечкенә генә үз участогы бар. Ул бик ярдәм итә: яшелчәләр үстерәбез, кышка аларны банкаларга ябабыз. Шуңа күрә хуҗалык корылмалары безгә бик кирәк. Профнастилдан сарай төзергә вәгъдә иттеләр, әмма ул эш безнең акчага башарылачак. Бу сумманы өлешләргә бүлеп түләү турындагы үтенечебезгә колак салырлар дип өметләнәбез.

Төзелеш һәм ремонт һәрвакыт стресс һәм уңайсызлыклар барлыкка китерә, шулай да кешеләр башланган эшләргә түзем мөнәсәбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев