Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Театрга барабыз

«Добродело» хәйрия фонды безнең районнан хәрби операциягә киткән ирләрнең балалары өчен Яңа ел програмасы белән «Театрга барабыз» акциясе үткәрде.

Казанга сәяхәт әкияти кирмәнне хәтерләткән «Шамил йорты»нда урнашкан Габдулла Тукайның әдәби музееннан башланды. Балалар һәм аларның әниләре өчен музейда бик кызыклы экскурсия үткәрделәр, анда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы турында сөйләделәр.

Каматамагылылар экспозицияләрне, музей витриналарын карады һәм музейның мультимедия технологияләре белән танышты. 

Музейдан чыккач, сәфәрдә катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге театр кафесына юл тотты, анда аларны тәмле төшке аш көтә иде. Аннан соң икенче катка – театр музеена күтәрелделәр, анда экскурсовод татар язучысы, актеры һәм драматургы Кәрим Тинчуринның биографиясе белән таныштырды. Балаларның барысына да истәлекле открыткалар бирелде.

Театр фойесында бизәлгән зур чыршы тора иде, анда балалар өчен Кар Кызы һәм Кыш бабай катнашында интерактив үткәрелде.

Күңелле уеннар һәм чыршы тирәли әйләнгәннән соң, балалар Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча «Тылсымлы арена» спектаклен карады. Фокусларга, җырлар һәм биюләргә бай әлеге матур әкиятнең нигезенә дуслык, хыяллар һәм игелекле гамәлләр турындагы үгет-нәсихәт салынган иде. 

“Без бу Яңа ел сәяхәте балалар һәм аларның әниләре хәтерендә озак сакланыр дип өметләнәбез», - диде фонд вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев