Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таучылар бәйрәме

Августның соңгы якшәмбесендә шахтерлар гадәттәгечә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел таучыларны котларга күпсанлы кунаклар килгән иде. Чара "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Сергей Алешин котлавыннан башланды. Аннары соңгы елларда поселокта башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова сөйләде. Таучыларны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР Дәүләт Советы...

Августның соңгы якшәмбесендә шахтерлар гадәттәгечә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Быел таучыларны котларга күпсанлы кунаклар килгән иде.

Чара "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Сергей Алешин котлавыннан башланды.

Аннары соңгы елларда поселокта башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова сөйләде.

Таучыларны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат, К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров, предприятиенең директорлар советы рәисе Ринат Абдуллин, төзелеш тармагы хезмәткәрләре профсоюзы рескомы рәисе Вадим Михалев котлады.

Аеруча яхшы эшләүчеләргә, юбилярларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Аннары концерт булды, пешкән ризыклар һәм чәй белән сыйландылар, уен аттракционнары бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев