Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татулыкка ни җитә

Олы Кариле урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Кариле "Кыңгырау" балалар бакчасы бер түбә астында дус һәм тату гына яши. Бу татулык ике тәҗрибәле җитәкчеләр Илсур Кәримуллин һәм галина Хикмәтуллинаның үзара аңлашып эшләүләреннән киләдер дип әйтәсе килә.

Бакчада тәрбияләнүче балалар белән башлангыч сыйныф укучылары арасындагы тыгыз элемтә сыйныф җитәкчеләре Ф. Зиятдинова, Ф. Давлетшина, Г. Идрисова, Л. Гареева һәм тәрбиячеләр Г. Димиева, А. Әхмәтованың тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Г. Тукай атналыгын, "Әлифба бәйрәмнәре", Яңа ел, 8 март бәйрәмнәрен бергәләп үткәрү традициягә кереп китте. Я укучылар бакчага кунакка керә, я бакча балалары башлангыч сыйныф укучылары янында була. Һәр ике як та бер-берсен җырлар, биюләр, шигырьләр белән каршы ала. Шушы көннәрдә 1 нче сыйныф һәм икенче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ф. Зыятдинова, Ф. Дәүләтшина) әкият һәм җыр биюләре белән бакча балаларын шатландырып чыкты. 4 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Л. Гареева) балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә "Әбиемнең күңел сандыгы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу очрашудан укучылар һәм бакча балалары бик канәгать калды, чөнки кичә презентация ярдәмендә үтте.

Килеп кергән яңа стандартлар буенча балаларның мәктәпкә кергәч адаптация чорын җиңелрәк үтүе өчен бу бәйлелек бик зур әһәмияткә ия.

Үзара ярдәмләшеп, фикер алышып яшәү алдагы көннәрдә дә дәвам итсен иде дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев