Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тату урамда күңелле бәйрәм гөрләде

Кама Тамагының Чирков урамында яшәүчеләр инде икенче ел рәттән Сабан туе уздыра.

Бу күңелле бәйрәмгә биредә яшәүчеләрнең балалары һәм оныклары да актив кушыла. Бәйрәмне оештыручылар – Илһам һәм Гөлнара Гыймадиевлар гаиләсе.

Бәйрәмдә балалар өчен дә, олылар өчен дә традицион милли уеннар үткәрделәр: йомырка куелган кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу, катыктан тәңкә эзләү, бию ярышы, баудан уенчык кисеп алу, ирләр хатыннарын кул арбасына утыртып узышу, көянтә-чиләк белән су ташып ярышу. Ярышларның атамалары да кызыклы, ә аларда катнашу үзе бер күңелле.

Ләйсән Садыйкова тәмле итеп пылау әзерләгән, Ләйсән Галиуллина коймак пешергән, Гөлшат Заһирова шашлык маринадлаган, ә ирләр аны пешереп алган, беркем дә читтә калмаган.

Һәркем бик теләп ярышларда катнашты. Чирков урамында яшәүчеләр бу көнне үзләренә  бәйрәм ясады. Чара зур күләмле булды, гомуми фотода 60 ка якын кеше төшкән, ә барысы бергә биредә 80 гә якын кеше җыелган.

Рифат Йосыпов – урам  Сабан туенда катнашучыларның иң өлкәне, аңа 76 яшь. Бу урамда ул 1974 елдан бирле яши. “Бик күңелле булды, шау-шулы, актив уеннарны күзәтүе кызык, олылар да, балалар да катнашты. Үзем күбрәк тамаша кылдым, бәйрәм искиткеч булды, - диде ул.- Матур көйләр яңгырады, мул табын әзерләнгән иде, оештыру югары дәрәҗәдә булды. Гыймадиевлар гаиләсенә рәхмәт! Илһам һәм Гөлнара  мондый Сабан туен инде икенче тапкыр үткәрде, беренчесе узган ел үтте. Элек урамыбызда мондый чаралар уздырылмый иде. Яшьләр матур традицияләрне яңарта, өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә, бәйрәмгә өлкән кешеләрне дә, балаларны да чакырдылар!”.

Ләйсән Галиуллина бәйрәм булачагын белүгә үк, аңа алдан ук әзерләнә башлаулары турында әйтте. Балалары да ярдәм иткән. Бәйрәмдә өлкәнрәк балалар кечкенәләргә ярышларда катнашырга булышкан.

“Кәефебез яхшы, бик күп уңай тәэсирләр алдык. Актив ял иттек, барыбыз да бер-беребезгә булыштык, беркем дә эшсез утырмады. Безнең бөтен бәйрәмнәр дә шулай тату үтә. Аларны без татарныкына һәм русныкына бүлмибез, язын Карга боткасы белән Масленицаны берләштереп, ботка пешердек һәм Кыш карачкысын яндырдык. Яңа елны каршы алганда, курантлар сукканнан соң, ел саен барыбыз да урамга чыгабыз һәм салютлар аттырабыз, бәйрәм табыны оештырабыз. Вакытны күңелле үткәрәбез. Җәйләрен бергә футбол һәм волейбол уйныйбыз, урамыбызда футбол капкалары бар, быел волейбол ятьмәсе суздылар. Әлбәттә, нигездә, балалар уйный, шулай да кичләрен аларга еш кына олылар да кушыла”, - ди ул.

Бу урамда яшәүче Данияр Галиуллинның спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары турында газетабыз еш яза. “1 августтан бадминтон буенча шөгыльләр башлана, әлегә исә буш вакытым күп. Көн саен без, малайлар һәм кызлар, футбол уйнарга җыелабыз. Олылар белән катнаш командаларда волейбол да уйныйбыз. Урам Сабан туе миңа бик ошады. Аеруча актив уенннар күңелемә хуш килде. Мин дусларым белән ярыштым, энем Эмиль белән барлык ярышларда да катнаштык”,- диде ул.

Шул ук вакытта Данияр өйдә дә, бакчада да әти-әнисенә ярдәм итә, спорт белән дә шөгыльләнә. Телевизор карарга бөтенләй вакыты калмавы турында әйтте. Ә караган очракта, гадәттә спорт каналларын үз итә, шулай да урамда дуслар белән күпкә күңеллерәк. 

Чирков урамында чыннан да тату һәм күңелле яшиләр, барысы да бер-берсе белән аралаша, биредә балалар күп һәм Сабан туенда беркем дә читтә калмаган. Балалары белән шәһәрдән кайткан кунаклар да булган, алар да шулай ук бик теләп ярышларда катнашкан.

“Теләсә кайсы эштә дә бердәмлек кирәк! Без барыбыз бергә үзебезгә яхшы кәеф булдырдык, барысы да без уйлаганча уңышлы килеп чыкты! Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Һәркем бәйрәмнән канәгать калды, барысы да лаеклы бүләкләрен алып, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар”, - дип фикере белән уртаклашты Гөлнара Гыймадиева.

Матур традицияләр алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.  Бәлки, алар үрнәгендә башка урамнар да шундый бәйрәмнәр оештыра башлар. Ә без исә газетабыз битләрендә бик теләп бу турыда язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев