Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татмедиа» Сабан туенда биеп сокландырган Наилә Молчанская картаймау серен ачты

15 июль көнне Байлар Сабасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журналистлар өчен Сабан туе уздырды. Наилә Молчанская күпләрнең игътибарын биюләре белән җәлеп итте. "Интертат" башкаларны да таныштыру максатыннан, хезмәттәшебездән интервью алды. Өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез.

–  Наилә ханым, сез бик матур итеп биедегез. Сез кайчаннан бирле бию белән шөгыльләнәсез?

 – Мин балачагымнан биергә ярата идем. Әмма үземдә сәләт юк дип уйлап, геолог булырга укыдым. Геолог булдым, ул эшчәнлекне тәмамлагач, газетага килдем. Газетага килгәч, шуны аңладым – берәр нинди бәйрәм була икән – биергә кирәк. Чөнки мин музыка ишетсәм, биисем килә.

– Нинди биюләрне яратасыз?
– Мин теләсә нинди биюләр биим. Яһүд, татар, рус. Теләсә кайсы биюдә иң мөһиме – ритм булуы. 

 – Хәзер дә биюгә йөрисезме?
 – Мин хәзер Кама Тамагында атнасына ике тапкыр фитнес төркемгә йөрим. Мин анда өлкәне, чөнки миңа 62 яшь, мине анда барысы да бик хөрмәт итә.

 – Шундый гыйбарә бар бит – беркем дә сине күрми дип уйлап бие, диләр. Сез дә шул кагыйдәне исәпкә алып биисез ахры?

 – Мин һәрвакыт шулай биим – мине беркем дә күрми дип хис итеп биим. Үзем өчен биим. Аннары тагын шундый кагыйдә бар. Биесәң, картаймыйсың. Бу чыннан да шулай. Минем бии торган дусларымның берсе дә картаймый. Мин бөтен кешегә дә биергә киңәш итәм. 

 – Газетада нинди вазифа башкарасыз?

 – Мин корректор. Мөмкинлек булганда, язам. Сәяхәт итәргә яратам. Абхазиягә җыенам, мин аны язачакмын, Калининградта, Дубайда булдым, шулар хакында яздым. Газетада «Сәяхәтләр» рубрикасында минем язмалар бар. Шулай ук Кама Тамагы турында тарихи язмалар язам.

Наилә ханымны алып баручылар сәхнәгә чакырып, махсус бүләк тапшырдылар. Ул, шпагатка утырып, икенче тапкыр шаккаттырды. 

Оештыручылар биргән бүләкне Наилә Молчанская «Интертат»ка да күрсәтте. Һәрберсенә бәя бирде. 

Блокнотны – һәрвакыт кирәкле әйбер диде, сабын да кирәк – чисталык мөһим, кайткач, кул юабыз, ди. «Чаян» журналыннан кружкага сөенде. Өстәп чынаяк та чыккач, «татарлар өчен иң кирәкле әйбер» дип куанды. 

– Бүләкләр бик ошады, бу бәйрәм искиткеч! – диде ул.

–  Рәхмәт, Наилә ханым, биеп яшәгез!

Сез дә Наилә ханымның киңәшләрен исәпкә алып, биеп яшәгез!

Чыганак: intertat.tatar 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев