Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татмедиа” АҖ «#ДобрыеНовостиТатарстан” акциясе старт алды

Татарстан Республикасында 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр "Игелек атнасы" акциясе үткәрелә. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Күп кенә танылган татарстанлылар бу акциягә кушылды инде. "Игелек атнасы" тәкъдимен "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады, «#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен "ВКонтакте" һәм Instagram битләрендә башлап җибәрде. "ТАТМЕДИА"...

Татарстан Республикасында 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр "Игелек атнасы" акциясе үткәрелә.

Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуга юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Күп кенә танылган татарстанлылар бу акциягә кушылды инде.
"Игелек атнасы" тәкъдимен "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады, «#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясен "ВКонтакте" һәм Instagram битләрендә башлап җибәрде. "ТАТМЕДИА" АҖ акциясенең максаты - барлык республикага игелек кылырга өндәүче ваемсыз булмаган кешеләр турында сөйләү, ярдәмгә мохтаҗларны бәхетле итү.
«#ДобрыеНовостиТатарстан" акциясендә үзенең изге гамәле яки яклауга мохтаҗларга ярдәм күрсәткән якыннары яки дуслары турында сөйләргә теләгән республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Яхшы яңалык белән уртаклашу гади - "Предложить новость" кнопкасына басып, "ВКонтакте" (vk.com/tatarinform) социаль челтәрендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы төркеменә изге гамәлләр турында тулы мәгълүмат җибәрергә кирәк. "Татар-информ" хәбәрчеләре җибәрелгән яңалыкны республиканың алдынгы мәгълүмат агентлыгының беренче битендә бастырачак.
Игелек кылырга ашыгыгыз, бу хакта безгә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга җиткерербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев