Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар җирле хакимият эшенә бәя бирәчәк

1 февральдән 1 мартка кадәр республика халкы арасында җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлеге нәтиҗәлеген бәяләүгә сораштыру үткәреләчәк. Моннан тыш, татарстанлылар республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге унитар предприятие һәм учреждениеләр, Татарстан яки муниципалитет милкендәге акцияләр пакетын контрольдә тотучы акционерлар җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлеге турында үз фикерләрен әйтә алчак.Икътисад министрлыгына хәбәр итүләренчә, ТР Президенты...

1 февральдән 1 мартка кадәр республика халкы арасында җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлеге нәтиҗәлеген бәяләүгә сораштыру үткәреләчәк.

Моннан тыш, татарстанлылар республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге унитар предприятие һәм учреждениеләр, Татарстан яки муниципалитет милкендәге акцияләр пакетын контрольдә тотучы акционерлар җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлеге турында үз фикерләрен әйтә алчак.Икътисад министрлыгына хәбәр итүләренчә, ТР Президенты фәрманы нигезендә гамәлгә куелучы мондый сораштыруларның төп максаты - җирле үзидарә органнары һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегеннән канәгать булу дәрәҗәсен ачыклау, шулай ук әлеге хезмәтләр нәтиҗәлелеген арттыру турында халык тәкъдимнәрен җыю. Сораштыру формасы Икътисад министрлыгы сайтында - "Халыкны сораштыру" баннерында урнаштырылган. Шундый ук баннерлар ТР Хөкүмәте һәм муниципаль берәмлекләр порталында да пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев