Татарстанга кыш килде (+фотолар)
Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрде. Кайбер районнарда беренче карны да күрергә була инде. Бөгелмә районында шактый кар явып узган. Социаль челтәрләрнең актив кулланучылары райондагы беренче карны фотога төшереп, фотосын элергә дә өлгергән. Сүз уңаеннан, синоптиклар хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә республикада явым-төшем көтелә, көчле җил, буран чыгачак, күз күреме 1000...
Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрде. Кайбер районнарда беренче карны да күрергә була инде. Бөгелмә районында шактый кар явып узган. Социаль челтәрләрнең актив кулланучылары райондагы беренче карны фотога төшереп, фотосын элергә дә өлгергән. Сүз уңаеннан, синоптиклар хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә республикада явым-төшем көтелә, көчле җил, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кими, юлларда бозлавык хасил була. Һава температурасы да түбән төшә. Бу көннәрдә көндезен дә 3 градус чамасы салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев