Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Ураза гаете вакыты тәгаенләнде

Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала. 17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин...

Быел Ураза бәйрәме - Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.

17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана. Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" каналыннан туры эфирда күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәсми сайты. Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев