Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнәчәк

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар барыннан да күбрәк Казанда артачак, әмма башка муниципалитетларда да алар үсәчәк.

Ел саен коммуналь хезмәтләргә тарифлар 1 июльдә үзгәрә. Бу вакытта «коммуналка» га чыгымнар арту алай ук кискен сизелми. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча уртача индекс 6,2% күләмендә билгеләнгән. Күпчелек муниципаль берәмлекләр өчен дә шундый ук күрсәткеч булачак. 57 муниципаль берәмлек өчен рөхсәт ителә торган чик кулланылган, бу республика өчен 3% күләмендә билгеләнгән. Казан өчен чик индекс 13% булачак.

Без районда тарифларның ни дәрәҗәдә артачагын белештек.

«Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» АҖендә безгә су белән тәэмин итүгә тариф 35.94нән 36.08 сумга кадәр күтәреләчәк, ягъни 14 тиенгә үсәчәк, дип хәбәр иттеләр. Ташландык суларны агызу бәясе 1.09 сумга арта - 53.53 нән 55.02 гә кадәр.

Яңа җылыту сезонында үзәк җылылык белән тәэмин ителүче оешмалар җылылыкка  1 Гкал өчен 2518 сум исәбеннән түләячәк, бу 14 сумга күбрәк.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару гына кыйммәтләнмәячәк. Дөрес, бер искәрмә бар. Тенеш бистәсендә әлеге хезмәтнең бәясен 15 елдан артык күтәрмәгәннәр, шуңа күрә июль аеннан ул 2,5 тапкырга диярлек артачак һәм бер кешегә 108.54 сум тәшкил итәчәк. Үзгәрешләр МР Башкарма комитетының 12.05.2002 елгы карары нигезендә кертелә.

Энергетиклар бистәләр өчен 4.11 дән 4.30 сумга кадәр һәм авыл җирлеге өчен 2.88 дән 3.01 сумга  кадәр электр энергиясенә тарифларны күтәрәләр.

- Авыл җирлекләре өчен ташламалы тариф гамәлдә, - дип «Татэнергосбыт» филиалы җитәкчесе Сергей Митрошин газетага хәбәр итте. – Ул шулай ук газлаштырылмаган торак йортларга да кагыла.

Җирле газ участогында безгә яңа тариф күләмен атый алмадылар. Әмма республика матбугаты бу санны әйтте инде.

“ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, газга күпләп сату бәяләрен индексацияләү сәбәпле, халык өчен сатыла торган ресурсның ваклап сату бәясе яңадан каралды.

Газ бәясе 18 тиенгә артачак һәм бер куб. м. га 6,25 сум тәшкил итәчәк”.

Менә шундый "җәйге" яңалыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев