Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда баланы беренче сыйныфка кабул итү буенча ачык электрон чират эшли башлый

Бу форматны 2022 елның 1 апрелендә эшләтеп җибәрергә җыеналар.

Татарстанда яшәүчеләр өчен 2022 елның апрелендә баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак.

Элек онлайн рәвештә гариза гына биреп булды. Аннары ата-аналар биш эш көнендә мәгариф оешмаларына кирәкле документларны тапшырырга тиеш иде. Хәзер барлык документларны электрон рәвештә гаризага беркетергә мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән минситры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Бу яңалык — балалар бакчасы үрнәгендә ачык электрон чират формалаштыру. Һәр гариза бирүче чиратта ничәнче икәнен күрсен өчен бу форматны 2022 елның 1 апрелендә эшләтеп җибәрергә җыенабыз», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, чиратның соңгы баганасында бу мәктәпкә кабул итүдә укучының өстенлекле хокукы күрсәтеләчәк. Мисал өчен, әгәр баланың өлкән абый-апалары бу мәктәптә укыса яки бала бу мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәсе, аның өстенлекле хокуклары бар.

«Чират кайсы вакытта документларны тапшыруга карап үзгәрергә мөмкин. Бу процесс үтә күренмәле, чират алга яки артка күчүен һәр ата-ана аңласын өчен гаммәви реестрны онлайн режимда чыгарырга планлаштырабыз», — дип уртаклашты спикер.

Моннан тыш, бу система мәгариф оешмалары җитәкчеләрен мөстәкыйль рәвештә чиратка йогынты ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итә, диде Мөҗипов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X