Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады
Котлау ТР Диния нәзарәте сайтында урнашытырылган.
«Корбан гаете — Раббыбызга Аның сансыз нигъмәтләре, чиксез рәхмәтләре һәм яратуы өчен тугрылыгыбызны белдерү бәйрәме. Гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү бәрабәренә үзебезнең иман ныклыгын исбат итү өчен кешелеккә насыйп ителгән зур мөмкинлек ул.
Корбан гаетенең тагын бер мәгънәсе бар: ул - Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте. Ягъни Раббыбызның мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе. Татарстанда байлар да, ярлылар да - барысы да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки алар өчен ул - юмартлык, шәфкать һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ә ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган», диелә мөфти котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев