Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан әләменә бүген 30 ел

Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән Татарстанның әләме Республика символы буларак кабул ителде.

Татарстан әләменең авторы  Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты Тавиль Гиният улы Хаҗиәхмәтов. Республиканың Дәүләт әләме яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй әләм киңлегенең унбиштән бер өлешен тәшкил итә, ул бер үк тигезлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Республика әләменең яшел төсе - язны, яңарышны символлаштыра, ак төс - пакълык төсе, ә кызыл - энергия, көч һәм тормыш символы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X