Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев вазифасыннан китте

Айрат Шәмсиев эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтүгә кураторлык итә иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Киңәйтелгән киңәшмәдә аның үз теләге белән, башка эшкә – Казан илкүләм тикшеренү техник университетына (КНИТУ-КАИ) проректор булып күчүгә бәйле рәвештә китүен әйттеләр», - дип ачыклык керттеләр ТР Икътисад министрлыгында.

Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2007 елдан бирле эшләде. 2010 елда – министры урынбасары, ә 2022 елның августында беренче урынбасар булды.

«Аны барысы да бик намуслы кеше буларак белә. Ул ТР Икътисад министрлыгында ун елдан артык төрле вазифаларда эшләде, югары дәрәҗәдәге профессионал. Саубуллашканда аңа социаль-икътисади үсешкә керткән өлеше өчен медаль тапшырылды», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев