Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татар җыры-2015": түрәләр туган як турында фәлсәфәгә бирелде

Быел "Татар җыры" фестивале "Кая гына барсам да, күңелемдә - туган җирем" дигән девизга нигезләнде. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән, 2015 елның эстрада тантанасында халыкчан җырлар шактый иде. Мөгез чыгарырга яратучылар да булмады түгел, әлбәттә. Тамашачы җыелган арада, залда быелгы "Татар җыры"нда җиңү яулаган җырларның авторларын да күреп булды....

Быел "Татар җыры" фестивале "Кая гына барсам да, күңелемдә - туган җирем" дигән девизга нигезләнде. Әллә шуңа, әллә башка сәбәп белән, 2015 елның эстрада тантанасында халыкчан җырлар шактый иде. Мөгез чыгарырга яратучылар да булмады түгел, әлбәттә.



Тамашачы җыелган арада, залда быелгы "Татар җыры"нда җиңү яулаган җырларның авторларын да күреп булды. Лауреат дип табылган Илдар Әхмәтов башкара торган "Син икән бит", Мөнир Рахмаевның "Әйдә, биергә" җырларын композитор Айдар Тимербаев иҗат иткән. Фестивальдә эстрада артистларына хөрмәт булса да, җырны иҗат итүчеләргә - күренми. "Миңа авторларның читтә калуы ошап бетми. Моны яшермим, бу күңелгә тия, әлбәттә. Мин матур шигырь табып аны эшкәртәм, шуны кешегә тәкъдим итәм. Бу бит минем хезмәт. Алар җырлыйлар, "барс" алалар, ә син бөтенләй читтә каласың. Ул җырны бит табучы - мин", - ди Айдар Тимербаев, гәрчә мондый фестивальне оештыра алуларын хупласа да.

Әйе, фестивальгә премиягә лаек булган башка җырлар авторлары да килгән иде. Тик алар да сәхнәгә менеп, котлауларга күмеләсе урынга, җырчыларга чәчәк биреп мәш килде.

Фестивальне "Сагындым авылымны" җыры белән Айрат Сафин ачып җибәрде. Әллә Мәскәү кунагын якын күреп Айратка беренче юл биргәннәр, әллә сәбәп башкада - анысы безгә сер булып кала. Айрат "алтын барс" сынын икенче тапкыр ала. Бу юлы оештыручылар уен кораллары белән дә алдыртырга булган. Айрат абыйлы-энеле Юнысовларның гармунда уйнаганына кушылып җырлады.

Шунысы кызык: узган ел фестиваль номинацияләрендә кайсы җырчылар ярышканын белеп була иде. Быел аны-моны уйлап тормыйча гына, шунда ук номинациядә җиңүчеләрне игълан иттеләр. "Халыкчан җырчы" номинациясендә лауреат булганИлназ Баһка "Татар җыры"нда катнашуы турында моннан өч көн элек әйткәннәр (җырчы үзе әйтүе буенча).


- Башта үзем дә куркып киттем: берәрсе килә алмый калып, алмаштырдылар гына микән әллә, дип. Аллага шөкер, барысы да урынында. Дөресен генә әйткәндә, мин бүген Балык Бистәсендә концерт бирергә тиеш идем. Мине балыкбистәлеләр гафу итәрләр, дип ышанам. Анда киләсе атнага барам, - ди алтынчы тапкыр "барс" алучы җырчы. Илназ әйтүенчә, "Татар җыры" - ул еллык нәтиҗә булып тора. "Монда бит дәрәҗәле кешеләр генә җыелган. Монда бик күпләрнең киләсе килә, тик мөмкинлекләре юк. Билетлар да кыйбат булмас иде. Монда һәрбер нюанс акчага бәйле, - дип ассызыклады ул.

Фестивальдә дистәдән артык ел дәвамында катнашучылар белән беррәттән, беренче карлыгачлар да бар иде. Җырчы Чәчкә, Артур-Марат дуэтының фестивальдә әле беренче тапкыр чыгыш ясавы. Монда әле сәхнәгә әле беренче алымнарын ясый торган башкаручылар да булды. "Ел ачышы" номинациясендә лауреат булган Илшат Сафин, чыннан да, күп тамашачыга ачыш булды, ахрысы. Ник дигәндә, әлеге җырчыны күпләрнең беренче күрүе иде. Илшат тамашачыны костюм белән, ә нәкъ менә тавышы белән яуларга булган һәм ялгышмаган да. Ник дигәндә, ак күлмәк һәм классик чалбар - һәрвакыт модада. Хәер, классик костюм-чалбарларга өстенлек бирмәүчеләрдән бер Elvin Grey гына иде.

Фонограммага килгәндә исә, кемнең "плюс", кемнең "минус"ка җырлавын шунда ук чамалап булды. "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат очрашуында "плюс"ка җырламауларын ассызыклаган Зәйнәб Фәрхетдинова белән Филүс Каһиров үз сүзләрендә торды. Филүскә халык аягүрә басып кул чапты хәтта. "Плюс"ка җырламаучылар бер алар гына түгел иде, әлбәттә.

Фестивальгә Татарстан Мәдәният министры да килгән иде. "Татар җыры"н 116 ел уздырырга язсын. Бездә шундый әйтем бар: Яңа елны ничек каршы аласың, аны шулай үткәрәсең. Караңгы җил-давыллар безнең республиканы, илебезне капламасын. Без бәйрәмне җырлап каршы алабыз, шулай җырлап озатырга язсын! - диде Айрат Сибагатуллин.

"Татар җыры" тарихына күз салсак, фестиваль беренче тапкыр Галиәсгар Камал исмендәге театр бинасында узган. Ул вакытта оештручылар агач декорацияләр ярдәмендә корып, тукымалардан көймәләр ясыйлар. Ә бүген фестивальгә заманча декорацияләр "хуҗа". Сәхнәнең буеннан-буена сузылган экран инде икенче ел рәттән үзгәрешсез кала бирә. Моннан 15 ел элек, фестивальне алып баручылар ир-ат белән хатын-кыз булса, әле һаман да "Татар җыры"ның әлеге "йола"сына тугры калалар.


Хатын-кызның корабльдә булуы юньлегә түгел, дип әйтәләр. Тик әлеге фестивальдә бу әйтемне куллану дөрес түгел. Ник дигәндә, парлы алып баручыларның уңышлы булуын һәркем билгели. Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйровның киемнәренә тел-теш тидерерлек түгел иде, бугай. Җитмәсә, тамашачыларның күңелен күрергә ашыктылар. Тамаша барышында тамашачыны җанландыруы кыенгарак туры килсә дә, ахырга таба киресенчә булды. Әлбәттә, попуяр булган санкцияләр темасын да читтә калдырмадылар. Хәмдүнә Тимергалиева, мәсәлән, Латвия шпроты урынына Шушма бәртәсен майга манып ашый, ди. Иркә Италия оекларыннан баш тартып, Чебоксар трикотажына күчкән.

Тантана барышында фестиваль девизына тулысынча туры килгән җырлар да бар иде. Эльмира Сөләйманованың "Туган йорт сагышы" җыры - шундыйлардан.

"Бәхетләр эзләп, киткән идем дә,
Татлы хыяллар мине алдады.
Туган нигездә уйный җил-буран,
Кайтып егылыр кеше калмаган..."

Уйландыра да, моңладыра да торган җырны тыңлаганда, туган нигезен ташлап киткән кешеләрнең йөрәкләренә үтеп кергәндер, мөгаен.

"Халык мәхәббәте" номинациясендә җиңгән Салаватны бүләкләргә Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыкты.


- Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар җыр белән тәрбияләгәннәр. Без бәхетне дә, кайгыны да җыр аша уртаклаша беләбез. Салават Зәкиевичкә моннан 15 ел элек инде "Салават абый", дип әйтәләр иде. Хәзер Салават бабай инде, - дип елмайды ул.



Салват Фәтхетдинов та сүзсез калмады: "Мин моңа кадәр 27 ел буена "Хатын мәхәббәте" исемен алып килә идем, хәзер инде "Халык мәхәббәте"нә лаек буллдым", - диде.

- Без - бәхетле халык. Без - татарлар, дип горурланып яшибез. Кайткач та, күкрәк тутырып, мин яратам сине, Татарстан, дип әйтәбез, - дип тәмамлады үз чыгышын Васил Шәйхразиев.

Оештыручылар быел, чыннан да, халык яраткан җырларны сайлаган, дип әйтергә мөмкин. Ник дигәндә, барлык җырчылар диярлек тә моңлы җырлар башкарды. Быел фестивальдә Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Раяз Фасыйхов күренмәде. Аның каравы, моңарчы ишетелмәгән яшь башкаручылар шактый иде. Татарстан респуликасының халык артистыРөстәм Закиров, республиканың атказанган артисты Зөфәр Хәйретдиновны да күреп булды.

Һәр елны "алтын барс" алучы Хәния Фәрхигә төлке тиресеннән эшләнелгән күн жилет бүләк иттеләр. Фестивальдәге соңгы җыр да девизга туры килә иде. "Җырлар гына язабыз шул сагынып, әнкәйләргә, туган якка табынып", - дип җырлады Салават. Бәлки "Татар җыры" оештыручылары быелгы девиз белән республикабыздан читкә китүчеләрне кире туган ягына кайтарырга телидер? Монысын инде вакыт күрсәтер...

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев