Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар Макдональдсы ачылачак

Бу җәйдә Казанда «Түбәтәй» исеме астында милли «фаст-фуд» челтәрен ачарга җыеналар. Кунакларга татар халык ашларын һәм хәләл гамбургерлар тәкъдим итәчәкләр. Кафеларның бизәлеше, хезмәткәрләрнең киемнәре милли стильдә, ашау савытларында татар классикларының цитаталары язылган булачак дип белдерелә. Кешеләргә өч телдә хезмәт күрсәтәчәкләр: татарча, урысча һәм инглизчә. Казанда - 15, Татарстан буенча 10лап...

Бу җәйдә Казанда «Түбәтәй» исеме астында милли «фаст-фуд» челтәрен ачарга җыеналар. Кунакларга татар халык ашларын һәм хәләл гамбургерлар тәкъдим итәчәкләр. Кафеларның бизәлеше, хезмәткәрләрнең киемнәре милли стильдә, ашау савытларында татар классикларының цитаталары язылган булачак дип белдерелә. Кешеләргә өч телдә хезмәт күрсәтәчәкләр: татарча, урысча һәм инглизчә. Казанда - 15, Татарстан буенча 10лап нокта ачылырга тиеш, әмма төгәл урыннары әлегә билгеле түгел. «Түбәтәй» татар Макдональдсы бөтен дөнья татарларының игътибарын җәлеп итеп, милли ашларыбызны популярлаштыруга ярдәм итәчәгенә өметләнә идеяне тормышка ашыручылар.

"Саба таңнары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев