Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар авылында яшәүче америкалы Джон

2019 елның июнендә газетабызда һәм аның сайтында дөнья күргән «Кече Мәрәтхуҗа: американча тормыш» дигән мәкалә мәгълүмати шау-шу уятты – Россия телеканаллары һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары, һичшиксез, безнең районда яшәүче америкалы белән аралашырга теләде…

Язмабыз героеның берничә ел узгач, илебез генә түгел, бөтен дөнья зур үзгәрешләр кичергән чорда биредә ничек яшәве турында белергә булдык. Инглиз теле укытучысы Наталья Денисова ярдәмгә килде, ул мине үзенең кунакчыл өенә чакырды, анда безнең Джон белән очрашу узды.

- Hello! How are you? (Сәлам! Хәлләр ничек?). Шуның белән минем инглиз телендәге белемнәрем бетте, Джон үзе өчен көтелмәгән булган бу очрашуга чын күңелдән шат иде.

- Сез мине әле дә Россиядә яшидер дип уйламаган булгансыздыр, - дип елмаеп сәламләде ул мине. Янәшәдә генәиптәше Гөлнара, ул инглиз телен яхшы белүе сәбәпле аралашуыбызны дәвам итәргә ярдәм итә. - Ул чакта минем турында язма чыкканнан соң, Эстониядә яшәүче танышларым да элемтәгә чыкты, ә күп санлы журналистлар һәм репортерлар миннән интервью алырга омтылды, бу, әлбәттә, минем тыныч авыл тормышы турындагы планнарымны бозды һәм мондый көтелмәгән популярлык мине әллә ни куандырмадыӘгәр дә гади рус кешесе Америкага яшәргә килсә, беркем дә моңа игътибар итмәс иде, бердәнбер уңай ягы шул булдыминемнәкъ шул америкалыикәнемне белгәч, юлда очраган машиналар танып утырта башладылар.

Исегезгә төшереп китәбез, Джон үзе Хьюстон шәһәренннән (Техас штаты) һәм бервакыт, төгәлрәге 2016 елның сентябрь аенда ул Россия буйлап сәяхәткә чыккан. Безнең ил белән танышу өчен кирәкле барлык нәрсәләрне Джон социаль челтәрләрдән тапкан һәм үзенең сәяхәтен Петербург һәм Мәскәүдән башлаган. Ул үзе Америкада йортлар ремонтлау компаниясендә эшләгән, корылмалар дизайны белән шөгыльләнгән һәм аны Россиядә архитектура үзенчәлекләре, мәдәни традицияләре, илнең географиясе кызыксындырган. Ул чакта Джон Петербургта Гөлнара белән таныша һәм «өченче» башкала –  матур Казан шәһәре дә барлыгы турында белгәч, безнең республикага килергә теләк белдерә

- Джон, инглиз телендә сөйләшүче буларак, 2019 елның декабрендә кадет интернат-мәктәбе базасында инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсендә катнашты, - дип безнең сөйләшүгә кушылды Наталья Александровна. - Ул ел аның өчен җиңел ел булмадыәнисен җирләр өчен туган иленә кайтып килдеШулай да яңадан безнең янга әйләнеп кайтты һәм хезмәттәшлек итүне дәвам итә. Мәсәлән, узган елның ноябрендә ул безнең мәктәптә Рәхмәт көнематди иминлек һәм игелекле мөнәсәбәт өчен Аллага, шулай ук гаиләгә һәм дусларга рәхмәт белдерү бәйрәмендә катнашты. Минемчә, төрле милләт кешеләре арасында үзара аңлашуны ныгыту, чын кешелек кыйммәтләре белән бәйле традицияләрне өйрәнүмин күп еллар укыткан инглиз теле дәресенең бер бурычы булып тора

- Беләсезме, бүгенге көндә гади америкалыларның күпчелеге, сәясәтчеләрдән аермалы буларак, дөньяда барган вакыйгаларга башкача карый, Россиянең үз территориясен саклау өчен хәрби чараларда катнашырга мәҗбүр булуын алар акрынлап аңлый башлады, - ди Джон.

Бу кеше юлында очраган кыенлыкларга карамастан, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, гади кешеләрнең һәрвакыт бер-берсен аңлый алуларына өметен югалтмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев