Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихны онытмаска иде

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди борынгылар. Авторның язмасы үз тормышын чагылдырса да, бу-шул чорның язмышы, тарихка кереп калган еллар. Нариман аганың авыр еллар аша узган гомере ныклык, чыдамлык, сабырлык алып килгән. Шуңа күрә без-яшьләргә тарихны күзалларга ярдәм итә, игътибарга лаек. Яшүсмер. Балачак. Әйе, Бөек Ватан сугышына кадәр туган балаларның язмышлары...

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди борынгылар. Авторның язмасы үз тормышын чагылдырса да, бу-шул чорның язмышы, тарихка кереп калган еллар. Нариман аганың авыр еллар аша узган гомере ныклык, чыдамлык, сабырлык алып килгән. Шуңа күрә без-яшьләргә тарихны күзалларга ярдәм итә, игътибарга лаек.
Яшүсмер. Балачак.
Әйе, Бөек Ватан сугышына кадәр туган балаларның язмышлары кыен һәм фаҗигале булды. Алар күбесе әтиләрен, туганнарын сугышта югалтып, әниләре карамагында калды. Әниләрен дә окоплар казырга алып китеп, яшь балалар үзләре генә җыелып калучылар да күп булды. Алар өчен һич кем кайгыртучы булмады. Салкынга туңалармы, ачлыктан үләләрме, анысына да өстән генә карадылар, әйтерсең, шулай тиеш.
Әйе, сугыш афәте узып киткән төсле булды. Сугыш бетте дигән хәбәр килде. Кемнәрдер аяк-кулларын калдырып, яки бүтәнчә имгәнеп аз-азлап кайта башлады. Бу йортларда шатлык хөкем сөрде. Ә бик күп йортларда, кайтырлар дип сагынып көткән газиз аналарның, кайтмый калган әтиләрнең газиз балалары, сугыш алдыннан гына өйләнешеп, берничә балалары булган тол хатыннарның күз яшләре бервакытта да кипмәде. Алар гел ирләрен озаткан якка карап, менә кайтырлар, дигән өмет белән яшиләр иде.
Сугышның кара сөреме бик озакка кадәр таралмады.
Авылларда сугыштан кайтмаганнарның тол хатыннары балалары белән, сугыш инвалидлары, карт-корылар, армиягә китәргә вакытлары җитмәгән яшүсмерләр, кияүгә чыгарга вакытлары җиткән, егетләр булмау сәбәпле олыгайган кызлар авыл хуҗалыгын алып барды. Җир сөрергә, ватык тракторларны сабан, чәчкеч, иске комбайннарны ремонтлап эшләү өчен сазаган кызларны курсларга җыеп өйрәттеләр. Әмма кул көче төп эш коралы булып кала бирде.
Тарту көче үгезләр, аз-маз калган корчаңгы атлар, аларны җигеп, тырма тырмалау, көлтә, салам, печән ташу, суктырылган икмәкне хөкүмәт амбарларына ташу һәм төрле хуҗалык эшләре яшүсмерләргә йөкләнгән иде.
Фермаларда карт һәм шулай ук яшь кызларга да эш җитәрлек булды. Картлар төрле җирләрдә каравыл торды.
(Дәвамы киләсе санда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев