Идел таннары
  • Рус Тат
  • Тарихны онытмаска иде

    Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди борынгылар. Авторның язмасы үз тормышын чагылдырса да, бу - шул чорның язмышы, тарихка кереп калган еллар. Нариман аганың авыр еллар аша узган гомере ныклык, чыдамлык, сабырлык алып килгән. Шуңа күрә без-яшьләргә тарихны күзалларга ярдәм итә, игътибарга лаек. (Дәвамы) Кышын хөкүмәт тарафыннан җиткерелгән наряд - урман...

    Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди борынгылар. Авторның язмасы үз тормышын чагылдырса да, бу - шул чорның язмышы, тарихка кереп калган еллар. Нариман аганың авыр еллар аша узган гомере ныклык, чыдамлык, сабырлык алып килгән. Шуңа күрә без-яшьләргә тарихны күзалларга ярдәм итә, игътибарга лаек.

    (Дәвамы)

    Кышын хөкүмәт тарафыннан җиткерелгән наряд - урман кисәргә, үгезләр белән аны ташып өяргә - бу инде яшүсмер кызлар һәм егетләр җилкәсенә төшә иде. Әгәр монда бармый, эшне өзсәң, бик зур җинаять ясаган кеше булып санала идең. Шушы эшләрне оештыру өчен югарыдан рәис китереп куялар. Билгеле, ул юаш холыклы кеше булмый. Ул килеп үз тирәсенә, шундый ук юаш булмаган кешеләрдән идарә оештыра һәм бригадирлар билгели.

    Бригадирлар я усал хатын-кызлардан сайланып алына, я сугышта булып, җиңелрәк җәрәхәт алган ир-ат.

    Менә бөтен власть авылда алар кулында иде. Шулар төрмәгә дә утырта ала, теләсәләр, яшүсмерләрне чыбыркы белән суктыра, ә хатын-кыз бригадирлар тал чыбыгы кулланалар иде.

    Ә аларның ничек халыкны эшләтә алуларын күзәтү өчен югарыдан уполномоченный җибәрәләр.

    Халык куркып эшләсен өчен НКВДдан да килеп, сездә тәртипме, дип бер әйләнеп китә иде.

    Халык бик нык куркытылган һәм хокуксыз, аларның мин кеше бит, дип әйтерлек бер нинди кәгазе юк, ягъни паспортлары.

    Эшне аларга бригадир бирә һәм кабул итеп ала, эшләгән эшең ошаса дәфтәренә 1 таяк сызып куя, ошамаса яртыны гына.

    Ул таякларның санын кәнсәләрдәге хисапчы ай саен санап, һәрбер кешенең графасына язып бара, бу инде кешенең ничек эшләгәнен күрсәтеп тора. Шунда ук стена газетасында кемнең таягы күп, аны мактап, таягы азлыларны бик каты тәнкыйть утына тотып язалар иде. Бу парторгның тәрбия эше.

    Таяклар ел азагында җыелып һәр таяк башына я 200 грамм, я 300 грамм бодай бирәләр иде. Бу инде еллык эшләгән эш хакы санала. (Укучым, моның күпме икәнлеген үзең чамаларсың).

    Әгәр елга 320 таяк җыя алмасаң, колхозның еллык отчет җыелышында кадалып сине ялкау дигән исем тагып, бастырып, кызартып, штраф түләү очраклары да була иде. Шул штраф бәрабәренә бөтен еллык хезмәт хакыңнан мәхрүм булуың бик тә мөмкин иде.

    Их син, раббым, кайда соң монда хаклык?

    Әйе, авыллар өстенә ачлык дигән афәтнең килгәнен күпләр сизенә иде. Яз чыкканда төп ризык булган, бетү алдында торган бәрәңгене санап кына сала башладылар. Балалары күп булган семьяларда яз безгә ризык китерер дигән өмет уянып килгәнлеген газиз аналар балаларына аңлаталар иде. Бу нинди өмет соң? Бу колхозның бәрәңге булган җирендә язгы су белән агып чыккан өшегән бәрәңге (эчерек бәрәңге), бу безнең яшьтәге кешеләргә бик тә аңлашыла (мин бит киләчәк кешеләренә язам). Менә бу вакыт килеп җитте. Кар эри, сулар ага, димәк, үлмәячәкбез. Бөтен авыл халкы бәрәңге җирендә, җәйгә ризык хәзерли. Эчендәге сары кортларын алып ата да, чормаларга киптерергә тарата. Авыл халкы шат, авылга ризык керде. Юк, кереп җитмәде шул. Картрак кешеләр анда барып җыеп ала алмыйлар. Безгә нәрсә, аякта чабата, аңа су үтми, бер ягыннан керә, икенче ягыннан чыгып китә. Әмма киндерәсе (бәйләгән җебе-бавы) өзелсә кыенга килә иде. Быкырдыктан тартып алып, киндрәне ялгап, аяк киеме иткәнче кыенрак иде.

    Җирләр кипте, җилләр исте, без авыл малайларына тагын эш чыкты.Үткән ел җирдә калган башакларны җыярга. Менә бу инде чын хәзинә. Әгәр җыя алсаң? Аңардан кул тегермәненнән тарттырып менә дигән күмәч пешереп була. Их, җыясы гына бар шул, шунысы начар.

    Алгарак китәргә ашыкканмын, эчерек бәрәңге турында язасым калган.

    Көн шундый матур, эчерек бәрәңге күп табылды, бавырсак кебекләре дә бар, соклангыч. Кояш баю ягына бара, без тезелеп авылга җитеп киләбез. Шул вакытта авылның икенче ягыннан җиккән атка утырып, авыл советы председателе белән бригадир кыр ягына килеп чыктылар. Без тиз-тиз генә каралды тирәләренә качып беттек, ә беребез арттарак калган булган, ул аларга очрады.

    (Дәвамы бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: