Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихны онытмаска иде

Дәвамы Мин барып комганнан азрак су эчтем дә, сайгакка менеп иске печәннәр өстенә яттым һәм йокыга да киттем. Әмма тыныч кына йоклап булмады. Төшемдә һаман мине куалар, мин һаман качам икән. Тик шулай да мин озак йоклаганмын. Уянганда кояш баеп, караңгы төшә башлаган иде инде. Мине әни эзләгән булган, әмма...

Дәвамы
Мин барып комганнан азрак су эчтем дә, сайгакка менеп иске печәннәр өстенә яттым һәм йокыга да киттем. Әмма тыныч кына йоклап булмады. Төшемдә һаман мине куалар, мин һаман качам икән. Тик шулай да мин озак йоклаганмын. Уянганда кояш баеп, караңгы төшә башлаган иде инде.
Мине әни эзләгән булган, әмма тапмаган. Мине күргәч бик нык шатланды һәм бер таш табак умач салып бирде, зур бер кәтермәч тоттырды.
Их, нинди ләззәт белән ашадым мин аны ул вакытта!
Икенче көнне башак җыю эше туктатылды. Әмма икенче эш башланды, бәрәңге бакчасы казу. Бөтен бала-чага көрәк тотып бәрәңге бакчасына күчте, чөнки аларның әниләрен бу эшне эшләү өчен колхоз эшеннән бер генә көнгә дә калдырмыйлар иде.
Әйе, без хәзер өч тапкыр ашауга күчтек, чөнки бакча кырыйларында кычытканнар яфрак ярды һәм ул безнең төп ризыкка әйләнде. Әмма без үзебезне тук дип әйтә алмыйбыз, чөнки һәрвакыт ашыйсыбыз килә. Нинди генә кыенлыклар белән булса да, бакча казу вакыты узды. Хәзер аны утырту чоры. Авылда "кеше сукасы" дип ясалган бер сука бар, аңар чират. Сука уртасына олыгайган кыз җигелә, янга өчәр яшүсмер, суканы тотучы шулай ук олыгайган кыз, я тол хатын, менә сигез кешедән төзелгән агрегат. Шушы агрегат бөтен авылның бакчасын утыртып чыга иде. Кешеләре генә төрле бакчада төрлегә алышына. Бәрәңге утыртылды, авыл тынычланып калган төсле булды. Юк шул. Кемдер салкын кыш киләсен искә алып, тизәктән кирпеч сукты. Авыл бу эшкә дәррәү кузгалды. Без бала- чагаларга эш җитәрлек. Ярдан көянтә-чиләк белән су ташу, тиресне таратып җәю һәм аңа су сибеп аяк белән таптап үзләндерү, кирпеч ясау. Бу эшне эшләгәндә иң начары черки чыга иде. Ул бик тешли, кычыттыра, аларны куам дип бөтен битне тизәккә буяп бетерә идек, һәр эшнең башы булган кебек, азагы да була, кышка ягулык әзерләү тәмамланды.
Хәзер без, бала-чагаларга уйнап йөрергә форсат ахыры? Юк шул, алай була алмый. Авылда кычыткан беткән. Хәзер аны су буйларыннан, чокырлардан эзләп табарга кирәк. Инде бу эш бала- чагага йөкләтелде. Без хәзер иректә, су буйларында. ашый торган нинди үлән бар, барсын да җыябыз: кычытканмы, ат колыгымы, балтырганмы һәм башкаларны. Үзебез тук, кайсы үләннең тамырын, кайсының көпшәсен ашарга икәнен без беләбез. Өйгә кайтасы да килми. Туйганчы су коенабыз. Телисең икән сайрак җиргә барып туйганчы су эчәсең. Анда чистарак һәм бик тиз ага. Кайда ашыга икән ул? Әллә ачлык хөкем сөргән җирне ташлап, тук җиргә ашыгамы? Су бит еракларга ага дип әйтәләр. Бармы икән андый тук дөньялар?
Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев