Идел таннары
  • Рус Тат
  • Тарихны онытмаска иде

    Дәвамы Әниләрнең өйләгә урактан кайтканын без бик нык көтеп торабыз. Ул кайткач, нәрсә булса да ашарга әзерләп бирә. Алай гына да түгел, күтәреп кайткан үлән арасыннан ара-тирә башаклар да чыга. Алар яшелерәк була, аны уып ашасаң, нинди тәмле була иде. Әйе, ул үлән көлтәсенең арасыннан, кайвакытта бер-ике куш уч уып...

    Дәвамы

    Әниләрнең өйләгә урактан кайтканын без бик нык көтеп торабыз. Ул кайткач, нәрсә булса да ашарга әзерләп бирә. Алай гына да түгел, күтәреп кайткан үлән арасыннан ара-тирә башаклар да чыга. Алар яшелерәк була, аны уып ашасаң, нинди тәмле була иде. Әйе, ул үлән көлтәсенең арасыннан, кайвакытта бер-ике куш уч уып җыелган төенчек, ашлык та чыга иде. Бусы инде безгә идән астына төшеп, кул тегермәнендә он ясау өчен, умачка. Әмма ул безнең әниләр өчен бик тә куркыныч булган икән, чөнки аларның көлтәләрен, үләннәрен күп вакыт тенти торган булганнар. Шуның өчен алар бу төенчекне куркыныч янаса, бара торган килеш төшереп калдырырлык урынга яшергәннәр. Шундый хәл булачагын кемдер уракчыларга белдерү өчен, яшүсмер баланы җибәргән. Бөтен уракчы төенен камыл арасына ташлап бетергән, әмма бер тол хатынның төенчеге көлтә эчендә калган. Әллә бу аз гына бодай өчен берни булмас дипме? Әллә инде алып ташлавы кыен булганмы? Көлтәләрне тенти башлагач, Бөек Ватан сугышында һәлак булган дип язылган матчага кыстырылган кара кәгазе, тол хатынның көлтәсе арасыннан килеп чыга. Әллә үзенең ятим калган нарасыен ачтан үтермәскә тырышканмы? Әллә сугышта үлгән иренең әнисен ачлыктан аз гына булса да коткарасы килү теләге юлга бастырган. Көлтәләрне бөтен уракчылар кире бәйләп алып китеп бетерделәр, бер генә көлтә авыл башында чәчелеп калды. Бу көлтәнең хуҗасын кулына төенчеген тоттырып кәнсәләргә алып кайтып киттеләр. Бу төенчектәге бодайны үлчәгәч, нәкъ 500 грамм булган, димәк ярты килограмм.

    Икенче көнне НКВД хезмәткәренә эш булды. Бик эшлекле кыяфәттә бу тол хатынны үзенең арбасына утыртып алып чыгып китте. Бу арбаны озатырга һичкемнең хакы юк һәм каршы очрарга да. Тик шулай да өйдән чыгып киткәндә нарасыеның: "Әни, сине кая алып китәләр?"- дип, үксеп елавы күрше күләмгә ишетелеп, аларның йөрәкләренә әрнү салып, аларның күзләре яшь белән тулгандыр. Ана кызына нәрсә җавап бирсен: "Елама, кызым, елама. Мин тиз көндә кайтачакмын ",-дип әйтә алды һәм үзенең күз яшьләренә буылып башка сүз әйтә алмады.

    Әйе, тиз генә кайтам дип китү ансат булса да, кайтып керүләре озаккарак сузылды шул.

    Илебездәге гадел суд, аны колхоз милкенә кул салучы дигән карар чыгарып, биш елга ирегеннән мәхрүм иткән, һәрбер 100 грамм ашлык өчен бер ел, ярты килограммга 5 ел.

    Ә өйдә калган яшь кыз бала кемнеке соң? Иле өчен башын салган әтисенекеме? Әллә аны тукландырырга тырышып караучы, ил каршында зур гөнаһ ясаучы тол хатынныкымы? Бу сорауга һичкем җавап эзләмәгәндер ул вакытта. Бәлки, беркайчанда эзләүче булмас.

    Дәвамы бар

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: