Идел таннары
  • Рус Тат
  • Тарихны онытмаска иде

    (Дәвамы) Менә мәктәп бинасыннан укучылар чыгып тезелде. Кырыйга чыгып баскан апалары аларга ниндидер команда бирде һәм алар безгә таба килә башладылар. Шул вакытта көчле быргы тавышы ишетелде һәм барабан кага башладылар. Балалар безнең каршыдан үткәндә, баш бармакларын маңгайларына куеп салют биреп уздылар да, кире мәктәпләренә кереп киттеләр. Пионерларның тавышлары бетте,...

    (Дәвамы)
    Менә мәктәп бинасыннан укучылар чыгып тезелде. Кырыйга чыгып баскан апалары аларга ниндидер команда бирде һәм алар безгә таба килә башладылар. Шул вакытта көчле быргы тавышы ишетелде һәм барабан кага башладылар. Балалар безнең каршыдан үткәндә, баш бармакларын маңгайларына куеп салют биреп уздылар да, кире мәктәпләренә кереп киттеләр. Пионерларның тавышлары бетте, азрак тынлык урнашты. Район вәкиле (уполномоченный безнеңчә) үзенең чыгышында илдә азык-төлек җитешеп бетмәгәнен аңлатып узды. Язгы чәчүне кыска вакытта тәмамлап, югары уңыш алырга кирәклеген әйтте. Аннан соң сүз председательгә бирелде. Ул үзенең чыгышында, кояш белән эшкә чыгарга һәм кояш баеганда кайтырга өндәде.
    Иң кирәклесе, безгә обетка 200 грамм икмәк һәм борчактан яки викадан шти пешәчәген әйтте. Шуның белән сүзен бетерергә теләгән иде, ләкин нәрсәдер күреп, үгезләре янында торучы бер апай янына барып басты. "Мадемуазель, сезнең ридикюлегез кая соң?"- дип, көлеп, мыскыллы караш ташлады. Күпләре бу якка
    карады, дөрестән дә бу апаның аякларында галош иде. Башка хатыннарның акларында чабата. Председатель: "Бүтән бу эш кабатланмасын!"-,диде дә зур эш эшләгән кеше кебек кырыйга китеп барды. Халык азрак шаулашып алды да, тыныч кына таралышты.
    Икенче көнне халык кояш чыгу белән кырда иде инде. Ничек кенә кумасыннар, чәчү барыбер соңга калды.
    Июнь урталарында подаука белән бер бабай чәчеп йөргәндә, юлаучылар: "Хәзер чәчкәч икмәк буламы соң?"-, дип сораганнар бабайдан. "Булуын булмый, улым, план тулмый", дип җавап биргән имеш.
    Чәчү бетте. Аннан соң безгә азрак ял булган төсле булса да, үгезләрне җигеп үлән ташу эшләре башланды. Озак та үтми арыш урагы да башланды.
    Менә монда безгә иртә таңнан кичкә кадәр, чүмәләләрдән көлтәләрне кибәннәргә ташырга кирәк. Бу эш авыр да, куркыныч та. Без арбаларның төбен беленмәслек итеп ике катлы эшләдек. Аскы каттан бер генә бөртек тә коелмый, өске ягы аралырак һәм икмәк аскы катка төшә. Без көлтәләрне ярыклардан аскы катка бөртек төшеп урнашсын өчен бәреберәк төйибез. Обедка кайткач, өстен ачып бер генә бөртекне дә калдырмый себереп алабыз. 4-5 кг булган ашлыкны яшерергә кирәк. Кем белә, бәлки тентү кертүләре бар?
    Мин баз төбенә баз ясап, ящик куйдым да, шуңа җыя идем. Кем ничек булдыра инде. Әгәр тентү булып бу эш беленсә, ун елсыз да котылып булмас иде.
    Ләкин без курыкмый башладык. Әллә төрмәдә дә мондый тормыштан начар түгелдер әле дипме, әллә үсә төштекме?
    Монда, кыш буена онның яртысына бәрәңге кушып икмәк пешереп, яшәү өчен көрәш бара. Колхоз икмәкне аз бирәсен һәрберебез белә иде. Билгеле, терлек асрарга да күп ирек юк, бер сыер һәм дүрт сарыктан артыгы ярамый. Алары өчен дә әллә нинди налоглар салалар иде: сарыклардан йон, тире, сарык ите; бәрәңге утыртканга акча, тавыклардан йомырка, сыердан 20 кг май һәм заем (үтечкә хөкүмәткә). Өч баласы булмаса, баласызлар налогы (ә ире сугышта һәлак булган!)
    Киемнәрне алыштырып кияргә булмаганлыктан, кешеләрне бет басты. Ул гына да түгел, каяндыр корчаңгы да килеп керде. Болары синең белән һәрвакыт яшәүчеләре, ә кичләрен урынга яткач сине кандала ярыкта көтеп тора. Ул тешли, кычыттыра иде. Бу бит авылда гына түгел, шәһәрдә дә шундый хәл. Заманасы шундый булгандыр инде, химикатлар юк.
    Безне яшебез тулган саен армия сафларына ала башладылар. Бу хәл ул вакытта безне шатландыра, чөнки безгә "колхоз" дип аталган җәһәннәмнән чыгарга мөмкинчелек бирә төсле иде.
    (Дәвамы бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: