Идел таннары
  • Рус Тат
  • Тарихны онытмаска иде

    (Дәвамы) Мин тиз-тиз генә туганнарым белән саубуллаштым да, дус кызыма мине онытма дигән караш ташладым, әни пешереп тутырган төш капчыгымны кыстырып, үзем белән китәсе егетләр янына йөгердем. Безне рельслар арасыннан эткәләп-төрткәләп хайваннардан бушаган бер товар вагонына кертеп тутырдылар. Аның ишекләре киң итеп ачылган, кемнәр озатырга килгәне безгә күренеп тора. Менә...

    (Дәвамы)
    Мин тиз-тиз генә туганнарым белән саубуллаштым да, дус кызыма мине онытма дигән караш ташладым, әни пешереп тутырган төш капчыгымны кыстырып, үзем белән китәсе егетләр янына йөгердем. Безне рельслар арасыннан эткәләп-төрткәләп хайваннардан бушаган бер товар вагонына кертеп тутырдылар. Аның ишекләре киң итеп ачылган, кемнәр озатырга килгәне безгә күренеп тора.
    Менә паровоз каты итеп кычкырды һәм вагонның көпчәкләре дерт итеп селкенеп куйдылар. Димәк, без китәбез. Мин вагонның ишеге янына барып бастым. Мине туганнарым кул болгап озаталар, алар арасында ал яулыгын болгаучы бер кыз да бар. Мин дә кесәмдәге яулыгымны алып аларны сәламлим. Поезд кузгалып китеп барды һәм алар бөтенесе артта калды.
    Мин аннан-моннан ясалган нар өстенә менеп, артка ук китеп, әни пешереп тутырган төшләремне баш астына салдым да йокларга яттым. Тик мин йокыга китә алмадым. Мине уйларым әллә кайларга алып кереп китте.
    Кем соң бу дөньяда мин? Мине армиягә җибәргәнчегә кадәр җигеп эшләү өчен ат биргәннәр иде. Атның паспорты бар, минем юк. Ул ат үлә калса, әгәр мине гаепле дип тапсалар, миңа ун ел. Әгәр мин үлсәм, ат гаепле булса да, ул җавап бирми. Кемнән сорап мине монда җибәрделәр икән? Бәлки колхоздандыр!? Минем срогым җиткәч, кире кайтару шарты беләндер. Димәк, мин илгә күпме генә еллар хезмәт итеп кайтсам да, миңа гражданлык хокукы бирелмәячәк, ягъни, паспорт. Уйлар, уйлар...
    Мин шушы уйлар белән буталып йокыга киткәнмен. Поезд туктаган. Уянып киткәндә кемдер: "Кипяток, кипяток",-дип кычкыра. Мин азрак тыңлап яттым да, нәрсә саталар икән дигән уй белән, әни биргән акчаларымны барлап алдым. Үзем белән һәрвакыт йөри торган капчыгымны алдым да, товар вагоны ишеге буена киттем. Анда бушлай кайнар су бирәләр иде. Мин дә капчыгымдагы котелогымны алып, кайнар су салыдырып алдым. Менә шунда инде мин урыс теленә өйрәнә башладым, димәк, кипяток дигән сүз кайнар су дигәнне аңлата.
    Озак та тормый ниндидер хәрбиләр кереп, безгә дүртәр кисәк шикәр, кечкенә кисәк колбаса һәм берәр кисәк ипи өләшеп чыктылар. Моны алар сухой паек дип атадылар.
    Менә без күпмедер вакыт барганнан соң, олы бер шәһәргә килеп туктадык. Безне вагоннардан төшереп, тирә-ягын биек койма белән ураган казармага китереп тутырдылар.
    Шунда безне төркемнәргә бүлү башланды. Мин дә үземнең фамилиям чыккан төркемгә барып кушылдым. Безне төркемебез белән тезеп бик зур мунчага керттеләр. Анда киеп килгән киемнәребезне калдырып, хәрби диңгез флоты киеменнән киендереп чыгардылар. Менә мин шунда илемне саклау өчен өч кенә ел түгел, ә биш ел гомеремне бирәчәгемне аңладым, чөнки ул вакытта флотта биш ел хезмәт итәләр иде.
    Хуш яшүсмер егет учагым! Мин диңгез дулкыннары арасына кереп китәргә тиеш. Минем җир өстендә яшәү чоры бетеп, су өстендә яшәү чоры башланды һәм озакка сузылды.
    (Дәвамы бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: