Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарихи-археологик тикшеренүләр башлана

Безнең районда танылган археолог, көнчыгыш белгече, Идел-Урал төбәге һәм Урта Азиянең борынгы һәм урта гасырлар тарихы буенча 450дән артык фәнни басма авторы, күп кенә халыкара һәм төбәк конференцияләре һәм симпозиумнарын оештыручы Альберт Борһанов җитәкчелегендәге фәнни төркем танылган тарихи-археологик объекталарның урнашкан урынын һәм хәзерге халәтен тәгаенләү һәм үткәннәрдәге яңа һәйкәлләрне ачыклау...

Безнең районда танылган археолог, көнчыгыш белгече, Идел-Урал төбәге һәм Урта Азиянең борынгы һәм урта гасырлар тарихы буенча 450дән артык фәнни басма авторы, күп кенә халыкара һәм төбәк конференцияләре һәм симпозиумнарын оештыручы Альберт Борһанов җитәкчелегендәге фәнни төркем танылган тарихи-археологик объекталарның урнашкан урынын һәм хәзерге халәтен тәгаенләү һәм үткәннәрдәге яңа һәйкәлләрне ачыклау эше, районның күптәнге каберлекләрендәге кабер ташларындагы эпиграфик материалларны җентекләп өйрәнү (фото-фиксация, сызымнары һәм текстларын уку), шулай ук район торак пунктлары тарихы турында мәгълүматлар җыюны планлаштыра. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча фәнни мәкаләләр һәм монографияләр бастырылачак, фәнни-практик конференцияләр үткәреләчәк, тикшеренү материаллары халыкара һәм төбәк фәнни форумнарына җиткереләчәк, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак. Фәнни төркем эшендә җирле укытучылар һәм туган якны өйрәнүчеләр, студентлар һәм укучылар катнаша ала.
Тел689172888388 Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев