Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмле бәйрәм

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы шәһәр җирлеге һәм район мәдәният йорты вәкилләре белән берлектә оештырган чараны утызга якын кеше карады. Инвалид бала һәм балачактан инвалидлар өчен кызыклы сәхнәләштерелгән программа әзерләнгән иде. Рәсем, музыка, шигырь конкурслары бер-берсен алыштырып торды һәм килгән кунаклар бер дә күңелсезләнмәде. -Безнең чакыруны күпләр хуплады,-ди "Кама Тамагы...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы шәһәр җирлеге һәм район мәдәният йорты вәкилләре белән берлектә оештырган чараны утызга якын кеше карады.
Инвалид бала һәм балачактан инвалидлар өчен кызыклы сәхнәләштерелгән программа әзерләнгән иде. Рәсем, музыка, шигырь конкурслары бер-берсен алыштырып торды һәм килгән кунаклар бер дә күңелсезләнмәде.
-Безнең чакыруны күпләр хуплады,-ди "Кама Тамагы штп" мб башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина. -Быел кеше күп килгән иде. Шулай ук чәй табыны оештыруда һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашкан хәйриячеләр дә сынатмады. Эшмәкәрләр Татьяна Деревенская ("Вегас"кибете), Овезмамедова, Хәдичә Ишанова, Алескер Алескеров, район хезмәтләре җитәкчеләре Олег Хахалев, Рамил Галимовка зур рәхмәт. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Алена Коняхина, Лера Киселева, Елена Аносова тырышлыгы белән бәйрәм күңелле, ә хәйриячеләр ярдәме белән ул "тәмле" дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев