Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмәкегә хөкем карары

28 ноябрь Кама Тамагы урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаганча башланды. Укучылар хөкем залына ашыкты. Актлар залында 8 сыйныф укучылары «Тәмәкегә хөкем карары» дип исемләнгән чара үткәрде. «Гаепләнүче»не һәрвакыттагыча прокурор (А. Лихачев) гаепләде, адвокат (Х. Корбанов) яклады. Гаепләүче шаһитләре - тәмәке тартучы мие, йөрәге, үпкәсе, ашказаны тәмәке тартуның...

28 ноябрь Кама Тамагы урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаганча башланды. Укучылар хөкем залына ашыкты.

Актлар залында 8 сыйныф укучылары «Тәмәкегә хөкем карары» дип исемләнгән чара үткәрде. «Гаепләнүче»не һәрвакыттагыча прокурор (А. Лихачев) гаепләде, адвокат (Х. Корбанов) яклады. Гаепләүче шаһитләре - тәмәке тартучы мие, йөрәге, үпкәсе, ашказаны тәмәке тартуның яшүсмерләр өчен зарарлы булуы турында, аның сәламәтлеккә никадәр зыян салуы хакында сөйләде. Утырыш ахырында хөкемдар (А. Хәйруллина) хөкем карарын укыды - тәмәкене мәктәбебездән куарга. Әлеге чара «Спорт - начар гадәтләргә альтернатива» республика акциясе кысаларында үткәрелде. Аның максаты - укучыларның тәмәке тартуның зыяны турында белемен киңәйтү, тәмәке тартуга карата тискәре мөнәсәбәт һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык тәрбияләү. Укучылар фикеренчә, тамаша аларга ошаган, кызыклы, мавыктыргыч булган һәм үз сәламәтлекләре турында уйланырга мәҗбүр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев