Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таһир Асыл Гәрәй ни өчен концерт программасын тулысынча үзгәрткән

Автор башкаручы Таһир Асыл Гәрәй Казан, Ульяновск, Уфа - өч шәһәрне бер итеп әле анда, әле монда бара, шуңа да җырчы гомеренең күп вакыты юлда уза икән. Без шалтыратканда да, Таһир Асыл Гәрәйнең Башкортстан якларыннан Казанга кайтып барышы иде. "Казанда "Яшьлегем чишмәләре" исемле продюсерлык үзәгебез бар. Аның офисы Ульяновскида да...

Автор башкаручы Таһир Асыл Гәрәй Казан, Ульяновск, Уфа - өч шәһәрне бер итеп әле анда, әле монда бара, шуңа да җырчы гомеренең күп вакыты юлда уза икән. Без шалтыратканда да, Таһир Асыл Гәрәйнең Башкортстан якларыннан Казанга кайтып барышы иде.


"Казанда "Яшьлегем чишмәләре" исемле продюсерлык үзәгебез бар. Аның офисы Ульяновскида да эшләп килә, моннан тыш, якын арада Уфада да ачырга ниятлим. Үзем җырчыларга җырлар язам. Гомумән, продюсерлык үзәгендә артист өчен барлык хезмәтләр дә тәкъдим ителгән. Җырларга сәләте, теләге булганнарны сәхнәгә чыгару, таныту белән шөгыльләнәбез", дидеТаһир Асыл Гәрәй.


Хәзерге вакытта җырчы Башкортстанда узачак концертларына әзерләнеп йөри. "23 ноябрьдә Уфада, 24е - Стәрлетамакта, 25е - Салават шәһәрендә "Күбәләк" дип исемләнгән яңа программа белән чыгыш ясарга җыенабыз. Тамашаны "Нур" Уфа дәүләт татар театры артисты Эльмир Хәертдинов алып бара. Махсус кунагыбыз - Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова. Яңа елдан соң Россиянең башка төбәкләренә чыгабыз, Казандагы концерт исә март аенда узар дип көтелә", дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Таһир Асыл Гәрәй.


Җырчының "Күбәләк" җыры барлыкка килгәч һәм аңа клип төшерелгәч, бу җыр шулкадәр популяр булып китә ки, Таһир Асыл Гәрәй "Бәхет яры" исеме астындагы программасын "Күбәләк"кә үзгәртергә була. "Программаның беренче варианты моңсурак иде, ә "Күбәләк" дип атагач, аны бөтенләй үзгәртергә, күңелле җырлар белән баетырга туры килде. Җырның темасы яңалык булмаса да, халык бик җылы кабул итте", диде җырчы.


Шушы көннәрдә Таһир Асыл Гәрәй тормышында күңелле яңалык булган: җырчының Казанда яшәүче кызы малай алып кайткан. Сабыйга Али дип исем кушканнар. Шулай итеп, Таһир әфәнде икенче тапкыр дәү әти булды! Беренче оныгы, улының кызы Аделиягә 4 яшь. Җырчының улы исә гаиләсе белән Башкортстанда яши.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев