Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын вакыты чыккан?

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе төбәк органнарының контроль инспекция бүлекләре закон нигезендә план тикшерүләр өч елга бер тапкыр гына үткәрергә хокуклы. Ә планнан тыш тикшерүләр бары тик кулланучыларның мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре буенча гына үткәрелә. Бүген район үзәгендә зур булмаган шәхси азык-төлек кибетләре белән беррәттән бер елга якын инде зур кибет челтәрләре...

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе төбәк органнарының контроль инспекция бүлекләре закон нигезендә план тикшерүләр өч елга бер тапкыр гына үткәрергә хокуклы. Ә планнан тыш тикшерүләр бары тик кулланучыларның мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре буенча гына үткәрелә. Бүген район үзәгендә зур булмаган шәхси азык-төлек кибетләре белән беррәттән бер елга якын инде зур кибет челтәрләре дә бар. Районда челтәрчеләр пәйда булу белән шәхси эшмәкәрләрнең канәгатьсезлеге аңлашыла- конкурентлар, шуның өстенә киң ассортиментта товарлар һәм демократик бәяләр сәясәте белән. Халыкның күпчелеге канәгать. Әмма якындагы кечкенә кибетләр эшеннән канәгать түгел. "Өй янында кебек кенә, челтәр кибетенә барырга ерак, әмма барырга туры килә, чөнки безнең кибеттә кайсы гына товарны алсаң да, срогы чыккан. Арыдым, хәер сатып аласым да килми, я чыгарып тондырам, я булмаса бозылган продуктны кире кибеткә тапшырам",-ди өлкән яшьтәге күршеләремнең берсе. Закон буенча срогы чыккан товарны, шулай ук яраклылык срогы күрсәтелмәгән товарны сату тыела. Югарыда телгә алынган вакыты чыккан товарлар сатылудан алынырга тиеш. Вакыты җитүче түгел, вакыты чыккан товарга гына бәя төшерелергә тиеш. Срогы чыккан товар үтилләштерелергә тиеш. Вакыты чыккан товарны сату законны бозу һәм сатучыга моның өчен саллы гына штраф яный. Әмма безнең кайбер эшмәкәрләр штрафтан курыкмый, кулланучы кире кайтарган товарны сатучылар берни булмагандай яңадан киштәгә куя. Мәсәлән, кызым сатып алган вакыты чыккан һәм күгәргән тортны мин кибеткә кире кайтарып биргәч, сатучы тыныч күңеле белән витринага куйды. Ә мондый тынычлык һәм җәзасызлык- сезнең белән безнең эш, чөнки вакыты чыккан товарны кире кайтарабыз һәм иң яхшы очракта сатучыга канәгатьсезлегебезне белдереп, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруын таләп итәбез. Кулланучыга товар турында мәгълүмат бирү сатучының вазыйфасына керә. Әмма шулай да сез андый товар сатып алгансыз икән, аны кибеткә кире кайтарып түләнгән акчаны таләп иткәнче, кулланучылар хокукын яклау бүлегендә рәсмиләштерергә кирәк. Гаризага сатып алуны раслаучы чек беркетелә. Шаһитләр күрсәтмәсе дә ярдәм итә. Мәсәлән, сез кибеткә дусларыгыз яки туганнарыгыз белән килдегез ди. Әмма бу идеалда. Безнең авыл кибетләрендә чек та, сатып алу фактын раслауга теләүче шаһитлар да юк. Үз хокукыгызны ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы бүлегенә мөрәҗәгать итеп яки шикаять язып кына яклый аласыз. Бу уңайдан күрше карчыгым менә ничек диде: "Аякларымны кызганмыйм, әмма нерваларымны саклыйм. Ерак булса да, абруе яхшы булган кибеткә барып, азык-төлекне шуннан алам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X