Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер тыйнак кеше турында

Үз хезмәтенә тугры калып Александр Перцев район электр элемтәсе узелында 33 ел эшли, үз хезмәтенә тугры калып, тапшырылган эшне намус белән башкара. Александр Ивановичка 2003 елда "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен ул РУЭСта шофер булып эшләүгә багышлый. Александр Иванович Кама Тамагы штпда...

Үз хезмәтенә тугры калып Александр Перцев район электр элемтәсе узелында 33 ел эшли, үз хезмәтенә тугры калып, тапшырылган эшне намус белән башкара.

Александр Ивановичка 2003 елда "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен ул РУЭСта шофер булып эшләүгә багышлый. Александр Иванович Кама Тамагы штпда туып- үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1976 елда 17 яшьлек егет Кама Тамагы "Сельхозтехника"сына слесарь булып эшкә урнаша. Аннан соң хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәтен тутырып кайтканнан соң берникадәр вакыт Кама Тамагы "Селхозхимия"сендә. 1981 елдан бүгенге көнгә кадәр РУЭСта хезмәт куя. Биредә шофер булып эшләвенә дә 25 ел. Хәзер электромонтер вазыйфасын башкара. Александр Иванович әйтеп үткәнчә, аларда белгечләр җитешми, шуңа күрә төрле участокларда эшләргә туры килә, ә нигездә Кама Тамагына хезмәт күрсәтә. Перцевлар гаиләсе узган ел үзләренең көмеш туйларын билгеләп үткән. Александр Ивановичның хатыны Нина Александровна гомер буе казначылыкта эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда. Кызлары Татьяна Казан федераль университеты, исәпләү техникасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студенты. Язмышыннан зарланмыйча, үзенең кече ватанында яшәп һәм эшләп, Александр Иванович үз эшен яратуын әйтте. Бу вакыт эчендә ун җитәкче алышынган. Хезмәттәшләре, РУЭС җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин барысы бер тавыштан аны тыйнак, үз эшен яхшы белүче, чын эш кешесе булуын билгеләп үтте. "Эшегездә иң авыры һәм иң күңеллесе нәрсә?" дигән сорауга Александр Иванович болай диде:

-Бүген безнең эшебездә компьютерны яхшы белергә кирәк. Яңа технологияләр кертү, яңача эшләргә мәҗбүр итә, күп кенә яңалыкларны үзләштерергә, яңадан өйрәнергә туры килә. Ә шатлыклысы- үзем сайлаган һөнәремне яратып, барлык нечкәлекләрен дә белеп башкарам, эшем тотрыклы.

Районыбызда яшәүче гаилә башлыгы, үз эшенең остасы, тыйнак булган тагын бер кеше белән таныштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев