Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер кат ана капиталы турында

Агымдагы елның 1 гыйнварыннанана капиталы индексацияләнеп, 453 мең 26 сум тәшкил итә, бу 2014 ел белән чагыштырганда 23,6 мең сумга артык. Ана капиталын куллану алдагыча ук кала: гаиләнңж торак шартларын яхшырту, балаларны мәгариф учреждениендә тоту һәм белем бирүгә, ана пенсиясен арттыру. 2007 елдан Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды...

Агымдагы елның 1 гыйнварыннанана капиталы индексацияләнеп, 453 мең 26 сум тәшкил итә, бу 2014 ел белән чагыштырганда 23,6 мең сумга артык.

Ана капиталын куллану алдагыча ук кала: гаиләнңж торак шартларын яхшырту, балаларны мәгариф учреждениендә тоту һәм белем бирүгә, ана пенсиясен арттыру.

2007 елдан Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе ана капталына 700дән артык дәүләт сертификаты бирде. 2014 елда 196 гаилә сертификат алды. Бүген гаиләләрнең 74,9%ы ана капиталы акчасын тотты. Алдагыча ук торак шартларын яхшырту ана капиталы акчасын тотуның иң таләп ителгән юнәлеше булып кала. Ана капиталы программасының гамәлдә булу кысаларына килгәндә исә, пенсия фонды шуны искә төшерә, гамәлдәге закон нигезендә ана капиталына хокук алу өчен сертификатка хокук бирүче бала 2016 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алу шарт. Шул ук вакытта акчаны тоту вакыты чикләнмәгән.

Шулай итеп, ана капиталы алуга хокукы булган гаиләләргә аны тотарга ашыгасы түгел, бигрәк тә ана капиталы ел саен индексацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев