Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер ачылды

9 май көнне Атабай авылында яңа мәчет ачу тантанасы булып үтте. Авыл үзәгендә шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Сәйфетдинов Мөдәрис Варрух улы хәләл көче белән төзеткән яңа мәчет ишекләрен ачты, ачу тантанасы зур дини һәм милли бәйрәм булып үтте. Гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә, авылга - авылга...

9 май көнне Атабай авылында яңа мәчет ачу тантанасы булып үтте.
Авыл үзәгендә шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Сәйфетдинов Мөдәрис Варрух улы хәләл көче белән төзеткән яңа мәчет ишекләрен ачты, ачу тантанасы зур дини һәм милли бәйрәм булып үтте. Гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә, авылга - авылга гына түгел олы юлдан узучыларга нур чәчеп, ямь биреп, балкып тора.
Мәчетне тантаналы ачуда Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәтдин улы, Кама Тамагы районы мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, тирә күрше авылллардан имам хатиплар һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев