Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш чоры балалары: ач булсалар да, намус белән яшәгәннәр

Өлкәннәр – “Гомер итү кыр аша чыгу түгел” дигән рус халык әйтеменең бөтен мәгънәсен аңлаган кешеләр.

Өлкәннәр сөйләгәнне игътибар белән тыңлап, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Беренче чиратта, үз тәҗрибәләренә таянып, алар безне тормыш итәргә өйрәтә ала. Бик теләп үзләренең көч һәм батырлыкка, шатлыкларга һәм сагышларга тулы хатирәләре белән уртаклашалар. Ул хатирәләрдә аларның бәхетле дә, күңелсез дә чаклары урын алган, чөнки бу кешеләр тормышның ачысын да, төчесен дә татыган.

Осинники авылында яшәүче Гөлфәймә Мөхәммәтшинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Апрель аенда ул үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аның 13 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Ул 2 нче группа инвалид кызы һәм оныгы белән Осинникида яши. Гөлфәймә Хәйретдин кызы аларны күп еллар буена тәрбияләгән, әмма хәзер олы яшьтә булганга һәм сәламәтлеге дә борчыганга, бүген үзе дә балалары ярдәменә мохтаҗ.

Ул сугыш чорына туры килгән балачагын күз яшьләре белән искә ала.

 - Сугыш башлангач, әтине фронтка алдылар, әни дүрт бала белән ялгыз калды. Миңа 10 яшь иде, Юрочкага нибары 25 көн, Сашага – 5 яшь, иң өлкәнебез Фаяга – 15 яшь иде. Озак та үтми, әтисенең һәлак булуы турында хәбәр килә. Әни төрле эшләрдә хезмәт куйды, аңа ярдәм итәргә, кечкенә эне-сеңелләремне карашырга кирәк булды, шуңа күрә мин укымый калдым. Ат җигеп эшләргә туры килде: Карамалы Тауга (Вязовые) яки Казанга дуңгыз ташыдык, көтү көттек, чәчүдә эшләдек, сабанчы да булдык, комбайнга йөк төяүдә эшләдек. Черек бәрәңгедән көлчәләр пешердек, кузгалак, әрекмән тамырын чистартып ашый идек. Ач торсак та, намус белән яшәдек. Зур баракта халык күп яшәде. Кемнеңдер сыеры бар, безнең кәҗә бар иде, ә кемнеңдер бернәрсәсе дә юк иде. Коридордагы киштәдә банка белән сөт тора яки кемдер сугымнан соң бәрән эчәкләрен элеп куя – берәү дә кагылмый иде.

Күңелендә якты эз калдырган кешеләрне: чүп утауда эшләгән өчен алсу җирлеккә ак борчак төшерелгән штапель тукыма биргән совхоз директоры Коновалов Григорий Сергеевичны, аның барлык кызларга да бер үк төрле күлмәкләр теккән хатынын җылы итеп искә төшерә. Күңел ачасы килеп тә, моңа вакытлары булмаган, кич арып кайткач, тизрәк йокларга яту ягын караган яшь кызларга карата яхшы мөгамәләдә булган директор урынбасары Николай Иванович Клафинны искә ала. “Мәйдан умартачысы яхшы кеше иде, Нюра Колыгина белән совхоз көтүен көткәндә, безне бал белән сыйлады”, - ди ул.

- Кем булып һәм кайда гына эшләргә туры килмәде, искә төшерүе дә куркыныч, - ди әңгәмәдәшем. – Без күргәнне берәүгә дә күрергә язмасын!

Без сугышсыз, имин ал таңнар һәм тыныч көннәр булуын телибез, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын һәм барыбыз да исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев