Субсидияләр яңадан түләнә башлады
Редакциягә Келәнче авыл җирлегендә яшәүче бер кеше «Ни өчен быел ат асраучыларга субсидияләр түләнми?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бу мәсьәлә буенча безгә идарә белгече Равил Дәминов аңлатма бирде. Ел саен ШЯХ хуҗалары сыер һәм кәҗәләргә, чебешләргә, минифермалар төзелешенә, атлар асрауга, таналар сатып алуга субсидияләр ала. Терлекләр саны буенча агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүмат алынды. Безнең районда бу көнгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1351 баш савым сыеры, 417 кәҗә, 99 ат асралган. Апрельдән июльгә кадәр район халкы 420 баш чебеш сатып алган. Бу мәгълүматлар торак пунктларның хуҗалык кенәгәләрендә теркәлгән.
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлекләр өчен түбәндәге күләмдә субсидияләр ала: бер савым сыерына – 2300 сум, икегә – 3300 сум, өч һәм аннан да күбрәк сыерга – 4300 сум; һәр кәҗәгә – 500 сум; һәр баш күркә яки каз өчен – 200 сум, үрдәккә – 120, бройлер чебигә – 100 сум, 3 яшьтән өлкәнрәк булган һәр атка 5000 сум, 8 баш сыер өчен миниферма төзелешенә 600 мең сум.
Шуны истә тотарга кирәк, кош-кортка субсидияләр бер хуҗалыкка 50-100 баш сатып алганда гына түләнә. Сыер, кәҗә, атларга субсидия алгач, хуҗа агымдагы ел дәвамында әлеге терлекне сата яки суя алмый. Әгәр аларда авыру ачыкланса һәм терлекләрне суярга мәҗбүр булса, бу район ветеринария җәмгыяте белешмәсе белән расланырга тиеш.
Атларга килгәндә, районның 48 шәхси ярдәмче хуҗалыгында 99 баш асрала. Субсидияләр өч яшьтән өлкәнрәк атларның хуҗаларына түләнә. Гыйнварда бу максаттан акча бүлеп бирелде, аннары тәнәфес булды. Декабрьдә янә түләүләр башланды. Субсидияләр алу өчен терлек хуҗасы РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Минем субсидияләрем» электрон сервисыннан файдаланырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев