Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Субсидияләр бирү тәртибе турында

Ветераннар пленумында әйтелгән ветераннар үтенече буенча социаль яклау идарәсе торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе турында аңлатма бирә. Льготаларны монеталаштыру нәтиҗәсендә 2005 елдагы натураль ташламалар акчалата формага күчерелде һәм ташламадан файдаланучылар ике категориягә бүленде: федераль һәм төбәк. Торакка һәм коммуналь түләүләргә ташламага хокукы булган Татарстан Республикасы гражданнарының аерым...

Ветераннар пленумында әйтелгән ветераннар үтенече буенча социаль яклау идарәсе торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар бирү тәртибе турында аңлатма бирә.
Льготаларны монеталаштыру нәтиҗәсендә 2005 елдагы натураль ташламалар акчалата формага күчерелде һәм ташламадан файдаланучылар ике категориягә бүленде: федераль һәм төбәк. Торакка һәм коммуналь түләүләргә ташламага хокукы булган Татарстан Республикасы гражданнарының аерым категориясенә субсидияләр бирү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2006 елның 24 мартындагы «Татарстан Республикасында торакка һәм коммуналь хезмәтләргә тәүләүгә субсидия-ташлама бирү турында»гы 126 нчы карары белән расланган.
«Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварындагы 5 нче Федераль закон нигезендә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә 50% субсидия-ташламага (хезмәтләрдән куллану нормативы чикләрендә) хокукы булган федераль ташламадан файдаланучыларга түбәндәгеләр керә: сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар (торакка түләү өчен генә), инвалидлык алган, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр, сугыш инвалиды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучының гаилә әгъзалары, инвалидлар (барлык төркем һәм дәрәҗәдәге), инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар.
1995 елның 12 гыйнварындагы 5нче ФЗның 20 һәм 22 маддәсе нигезендә тыл хезмәтчәннәренә һәм хезмәт ветераннарына социаль яклау чаралары Татарстан Республикасы законнары һәм норматив хокукый актлары тарафыннан билгеләнә.
Торакка һәм коммуналь хезмәтләргә (хезмәтләрдән куллану нормативлары һәм торак мәйданы нормасы чикләрендә) түләүгә 50% күләмендә субсидия-ташлама алу өчен төбәк ташламасыннан файдаланучы категорияне «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында»гы 2007 елның 8 декабрендәге 63нче тР законы ачыклаган иде: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән гражданнар, сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип табылган гражданнар, ТР дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүче затлар, күп балалы гаиләләр (30% күләмендә субсидия-ташлама).
Татарстан Республикасы законында каралган торак мәйданы социаль нормасында субсидия-ташлама исәпләгәндә федераль һәм төбәк ташламадан файдаланучылар арасындагы аерма: федераль ташламадан кулланучының торак мәйданының социаль нормасына бәйсез рәвештә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә 50% күләмендә субсидия-ташламага хокукы бар, ә төбәк ташламадан файдаланучы субсидия-ташлама исәпләгәндә торак мәйданының социаль нормасын исәпкә алып, торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә 50 % күләмендә ташлама ала. Әгәр факттагы мәйдан торак мәйданының социаль нормасыннан артып китсә, федераль ташламадан кулланучыга субсидия-ташлама факттагы мәйданнан чыгып исәпләнә, ә төбәк ташламадан кулланучы - социаль нормадан чыгып.
ВОВ инвалидлары, сугышта катнашучылар һәм инвалид балалардан кала, барлык ташламачыларга субсидия-ташлама торак-коммуналь хезмәтләрдән куллануның факттагы күләме өчен аның өлешенә туры килгәненә карап исәпләнә, ягъни ташлама йортта аның белән бергә яшәүчеләргә кагылмый. Агымдагы ай өчен субсидия-ташлама идарә компаниясеннән фактта күрсәтелгән хезмәт һәм аннан соңгы ай өчен түләнгәнлек турында мәгълүмат алынганнан соң исәпләнә.
Бүген тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының «2013 елга Татарстан Республикасында торак биналарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартлары турында» 2012 елның 28 ноябрендәге 10-31нче карары нигезендә түбәндәге күләмнәрдә субсидия исәпләгәндә кулланылучы торак биналарның норматив мәйданнарының төбәк стандартлары билгеләнде: бер үзе генә яшәүче гражданин өчен торак бинаның гомуми мәйданы 40 кв.м. күләмендә; ике кешелек гаиләдә бер кешегә 23 кв. м. исәбеннән, өч кешелек гаиләдә 17 кв. м. исәбенннән, дүрт кешелек гаиләдә 14 кв. м. исәбеннән,
биш һәм аннан күбрәк әгъзалы гаиләдә 12 кв. м. исәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев