Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СССРның яшьтәше бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

14 сентябрьдә Кама Тамагында яшәүче Вера Тимофеева үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1922 елда – Социалистик Совет Республикалары Союзы оешкан елда туган.

Аны бер гасырлык юбилее белән котларга район башлыгы Наил Вазыйхов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, поселок башлыгы урынбасары Раил Дәүләтшин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева килде. Наил Альберт улы Вера Павловнага РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын укыды. Юбиляр адресына күп котлау сүзләре яңгырады.

Вера Павловна Заовражный Каратай авылында туып үскән. Аның язмышы сугыш җиле кагылган, аның барлык сынаулары аша узган меңләгән хатын-кыз язмышына охшаш. Ул Казан каймасы төзелешендә катнаша, поселокка әйләнеп кайткач, теләсә нинди авыр эшкә алына. Сугыштан кайткан Николай Тимофеев белән 1948 елда гаилә кора, кызлары туа.

Вера Павловна 2011 елда “Сугыш ветераннарына торак” федераль программасы буенча бирелгән уңайлы фатирда кызы һәм оныгы кайгыртуын тоеп яши.

-Әби өйдә барысын да үзе эшли: ашарга пешерә, өй җыештыра, - ди оныгы Павел. – Мин кибеттән барлык кирәкле әйберләрне алып кайтам, кирәк чакта ярдәм итәм.

Беренче карашка юка гәүдәле әлеге ханымны йөк ташучы булып эшләгән дип уйламассың да.

-Йөкне пароходларга да, пекарняга да ташыдык. Капчык күтәргән килеш егылганым да булды. Мөгаен, шуңа күрә хәзер аякларым авыртадыр инде. Эш һәрвакыт күп булды. Үз хуҗалыгыбыз да бар иде. Ләкин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдек. Клубка йөрдек, биедек, җырладык. Тормыш авыр булса да, халык шат күңелле иде. Хәзер картайгач, яшь чагымны, дус кызларымны еш искә алам.

Онытмавыгыз өчен рәхмәт! Игътибарыгыздан бик күңелем булды. Исән-сау һәм бәхетле булыгыз. Беркайчан да сугышлар булмасын иде, - диде ул кунакларны озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев